Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 03:06

Радар килешүе имзалануга Чехиягә Русиядән нефть кууны киметү артында Татарстан һәм Башкортстан ширкәтьләре торуы ачыкланды. "Дуслык"ны кемнәр ябуын "Транснефть" хәбәр итте.

Дүшәмбедә Русиянең рәсми вәкилләре, Чехиягә нефть кууны киметү артында бернинди дә сәяси хөсетлек ятмый, моның Чехия һәм Кушма Штатлар арасында төзелгән радар килешүенә катнашы юк, бу бары тик техник сәбәпләр белән генә аңлатыла дип белдергән иде.

Русиянең торбаүткәргечләр челтәре хуҗасы "Транснефть" сишәмбедә моңа тагын да ачыклык кертеп, "Дуслык" аша аккан нефтьнең Чехиягә дигән өлешен яртылаш киметү артында "Татнефть" белән "Башнефть" тора, дип белдерде.

"Бу һич кенә дә сәясәткә бәйле түгел, чиста бизнес мәсьәләсе", диде "Транснефть" җитәкчеләреннән берсе Михаил Барков.

Елның икенче, өченче һәм дүртенче чирекләрендә "Дуслык" торбаүткәргече аша Көнбатышка аккан нефтьнең зур өлешен нәкъ менә Татарстан һәм Башкортстан ширкәтьләре бирергә тиеш икән. Әмма алар берничә көн элек "Дуслык"ка саласы нефтьнең шактый гына өлешен Чехия урынына Төркиягә сатарга булган һәм нәтиҗәдә чехларга киткән нефтьүткәргеч яртылаш бушап калган.

"Татнефть"нең Чехия кранын ябып торуын ширкәть җитәкчесенең киңәшчесе Нурислам Субаев "Рейтерс"ка, "безнең Төркиядәге "Тупраш" ширкәтенә нефть бирү планын үтәмәү куркынычы туды, ул безнең күптәнге партнер һәм анда керем дә күбрәк", дип аңлаткан. Берүк вакытта Субаев нефть тә'минатының тиздән элекке күләмгә кайтачагын да әйткән.

Русия ягының (бу очракта "Татнефть"нең) шушы гамәлләре Прагада Кушма Штатлар белән Чехия арасында мөһим һәм Русия өчен каршылыклы радар килешүен имзалау вакытына туры килде. Рәсми Мәскәү хәзер, бу очраклы рәвештә генә шулай булды, нефтьне киметү чехлардан үч алу түгел, дип белдерә.

Әмма Прагада моңа бик ышанмыйлар, Русия бу юлы да үзенең ышанычлы партнер була алмавын күрсәтте, дигән фикер белдерәләр. Хәзер инде шушы ышанып булмаган тарафның "Татнефть" һәм "Башнефть" булуы ачыкланды.

Сер түгел, Русия хөкүмәте Татарстан ширкәтьләрен элегрәк тә шундый шикле сәяси очракларда кулланып килде. 90-нчы еллар башында элекке Югославиягә каршы халыкара чикләүләр кертелсә дә, Татарстан ул чакта шул илнең бер өлеше булган Монтенегро (Черногория) белән тыгыз сәүдә элемтәләре урнаштырган иде.

Соңрак шул ук "Татнефть" нәкъ шундый ук чикләүләр кертелгән Либиягә дә үтеп кереп карады. Хәзерге вакытта Татарстанның төп ширкәте Иранда да өч нефть ятмасын тикшерергә әзерләнә. Иран ягы белән "ПарсТат" исемле уртак ширкәть төзеп "Татнефть" Тәһрандагы хөкүмәттән рәсми рөхсәт көтеп ята.

Мәгълүм ки, Кушма Штатлар хөкүмәте Иран җитәкчелеген террорны яклауда гаепләп, аның белән сәүдә иткәннәрне күзәтеп бара. Андыйларга соңрак дөнья буйлап эш итү катлаулана ала. Әмма Русиянең моңа үз хәйләсе бар - андый шикле сәяси вәзгыятьтә ул "Татнефть"не куллана.

XS
SM
MD
LG