Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 17:46

Согуд Гарәбстаны үзенә булган карашны яхшыртыр өчен диннәрара диaлoг форумын башлап җибәрә. Мөселман, християн һәм яһүд дин галимнәрен бергә җыйган саммит 3 көн дәвам итәчәк.

Мадрид форумы Согуд патшасы Габдулла тарафыннан җитәкләнәчәк. Узган ай Мәккәдә сөнни һәм шигый галимнәрен бергә җыйган диалог җыенын Согуд патшасы, шигый һәм сөнни дин әһелләре яклавында хәзер диннәрара диалог форумын ача.Согуд патшасының узган ел Бенедикт 16нчы белән очрашуыннан соң дөньядагы христиаян һәм яһүд дин әһелләре арасында динара диалог башлау фикере барлыкка килгән иде.

Бу җыен исә Согуд Гарәбстаны өчен аерым мәгьнәгә ия. Мәгълүм булганча 2001 елның 11 сентяберендә АКШта булган һөҗүмннән соң Согудларның ваһапчылык юнәлеше шактый каты тәнкыйтьләнгән иде.

3000дән артык кешенең һәлак булуына китергән әлеге һөҗүмне оештырган 19 кешенең 15 исә Согуд Гарәбстан ватандашы иде. Алар әл-Каидә башлыгы Осама бин Ладен өчен эшли иде.

Хакимият яклы реформачы галим Габдел Газиз әл-Касыйм, диалог сөйләшүләрнең соңгы арада Согуд дин идарәсе һәм мәктәп китапларын яңарту кебек берничә реформа хәрәкәтенең бер өлеше булуын әйтте.

"Хәзергә бик аз үзгәреш буларак кабул ителсә дә, алга таба гамәлгә ашканнан соң, аның тәэсеренең бик озак булак", диде Согуд галиме Касыйм.

Согуд галимнәренең диалог фикере башка ислам дөьнясы галимнәре тарафыннан хуплана. Алар ислам дөньясының башка мәдәниятләр арасында аңлашылмаучанлыклар сәбәпле тискәре карашларны үзгәртер өчен мондый чарага мөрәҗәгать итевен аңлата галимнәр.

Мадридта булачак диннәрара диалог форумы шулай ук бары тик изге китап диннәре вәкилләрен генә чикләми. Анда шулай ук Будда кебек бер тәңрегә ышанган дин галимнәре булачак.

XS
SM
MD
LG