Accessibility links

Кайнар хәбәр

Буш: АКШ икътисады үсүен дәвам итә


АКШ президенты Буш Конгрессны күчемсез милек һәм финанслар базарларын тотрыкландырырга ярдәм итүче чаралар күрергә чакырды.
Ак Йортта булган матбугат очрашуында ул : "Без хәзер авыр чорны кичерәбез, әмма АКШ икътисады үсүен дәвам итә, кулланучылар акчаларны тота, ширкәтләр инвестицияләр кертә, экспорт арта, Америкада җитештерү күләмнәре югары булып кала. Без икътисадбызның нигезе сәламәт булуына ышана алабыз, без бу сынауны элеккедән көчлерәк булып үтә алырбыз", - диде.
АКШның федераль резерв системасы башлыгы Бен Бернанке Америка Сенатының банк комитетында ил икътисадының торышы турында чыгыш ясады. Анда ул икътисадтагы кыенлыкларның дәвам ителүе турында әйтте.
Бернанке, АКШ икътисадының үсүе шактый әкренәергә мөмкин, дип фаразлады
Резерв системасы башлыгы чыгышы алдыннан АКШ долларының еврога карата кыйммәте моңа кадәр булмаган түбән дәрәҗәгә төште, 1 евро - 1,6 долларга сатылды.
XS
SM
MD
LG