Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 03:20

Төрки дәүләтләр булышырмы?


Татар иҗтимагый үзәкләре төрки дәүләтләрдән дә ярдәм көтә. Моның өчен алар илкүләм, дөнья буйлап таратылачак мөрәҗәгать тә кабул ителде.

Чаллы Татар иҗтимагый үзәге штабында Татарстан район һәм шәһәрләрнең милли хәрәкәт вәкилләре катнашында “Балаларыбызны ана телсез һәм тарихсыз калдырмыйк” исеме астында конференция узды. Анда сүз Русия мәгарифендә милли-төбәк компонентын бетерү, Русиянең бөтен мәктәпләргә дә праваслау мәдәнияте дигән булып “Ходай кануны”н (Закон Божия) кертү һәм шулай ук кайберәүләрнең Татарстанны президентсыз калдыру теләге турында барды.


“Балаларыбызны ана телсез һәм тарихсыз калдырмыйк”, дигән шигарь астында узган җыенда Казан, Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Әлмәт, Азнакай, Минзәлә, Чистай шәһәрләреннән татар иҗтимагый үзәге вәкилләре, галимнәр, язучылар, мәгариф хезмәткәрләре катнашты.


Үзәк Татарстан президентыннан, Дәүләт шурасыннан һәм хөкүмәттән Казакъстан, Төркмәнстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Таҗикъстан, Азәрбайҗан башлыкларын үзләренә кардәш булган Русиядәге татар-башкортларны кысуга каршы Русия президентына протест белдерергә үтенергә чакыра.

Әлеге конференциядә “Мәскәү, Кремль! Татарстан президенты вазифасыннан кулыңны ал!”, дигән белдерү ясалды.

Мөрәҗәгать – таләпкә килгәндә, анда Русиядә татарлар хокукы кысылуы әйтелә. Шул уңайдан Татарстан президенты, Дәүләт шурасы һәм министрлар кабинеты, район-шәһәр башлыкларының һәм төрле дәрәҗәдәге депутатларның бер күренешкә чара күрүе сорала.

Шулай ук, татар һәм башкортларның хокукларын яклауны сорап төрки дәүләтләр башлыкларына, халыкара оешмаларга мөрәҗәгать итү турында сүз бар.

Конференциядә шушындый мөрәҗәгать кабул итүгә нәрсә этергән? Чаллы Татар иҗтимагый үзәге Рәфис Кашапов “Азатлык”ка моның сәбәбен аңлатты:

“2000 елда Путин хәкимияткә килгәч, урыс булмаган халыкка басым көчәйде. Көчләп православия динен мәгарифкә кертү шуның бер мисалы. Русиянең үзендә соңгы елларда йөзләгән татар мәктәпләре, мәчет-мәдрәсәләр ябылды. Бу – киләчәгебез өчен бик куркыныч. Без дәшмәсәк, юкка чыгарбыз. Шуның өчен Татарстандагы ТИҮләрнең җитәкчеләрен җыеп, бу хакта сөйләштек. Конференциянең төп юнәлеше – Үзбәкстан, Казакъстан, Төркмәнстан, Кыргызстан, Әзербайҗан, Таҗикстан башлыкларына мөрәҗәгать итү иде”, диде Кашапов.

Төрки дәүләтләргә булган мөрәҗәгать хакында Татар иҗтимагый үзәге рәисе урынбасары Габдрахман Җәләлетдинов:

“Алда әйтелгән дәүләтләр төрки һәм алар безгә кардәшләр. Без Русиядә бик авыр хәлдә яшибез. Милли-мәдәни хәлебез елдан-ел авырая. Бу дәүләтләр моңа битараф булырга тиеш түгел, теләктәш, ярдәмчел булырга тиешләр. Ул дәүләт президентлары Русия президенты Медведевка тәэсир итәргә тиешләр.”

XS
SM
MD
LG