Accessibility links

Камил Исхаков сөргендәме, мактаудамы?


Камил Исхаков Ислам конференциясе оешмасына Русиянең даими вәкиле итеп билгеләнә
Камил Исхаков Ислам конференциясе оешмасына Русиянең даими вәкиле итеп билгеләнә

Аның Ислам конференциясе оешмасына куелуын сөенеч һәм аны сөрү, Шәймиевның җиңүе дип атаучылар бар.

Камил Исхаков Ислам конференциясе оешмасына Русиянең даими вәкиле итеп билгеләнгән. Казанның элекке башлыгы Русия президентының Ерак Көнчыгыштагы вәкиле, аннан соң Русиянең төбәкләрне үстерү министры Дмитрий Козакның урынбасары булып эшләгән иде. Ислам конференциясе оешмасы Согуд Гарәбстанының Җиддә шәһәренә урнашкан.

Сөенечме, көенечме?

Камил Исхаков 2005 елда Казан башлыгы вазифасыннан алынып, Ерак Көнчыгышка озатылган иде. Аны “кире кайтырга дип китте”, “үсте”, “Шәймиев сөрдертте” дип аңлатучылар булды. Ә Ислам конференциясе оешмасына куелуын да сөенче һәм еракка сөрелүе, Шәймиевның җиңүе дип санаучылар бар.

Әлмирә Әдиятуллина Исхаковның дини даирә өчен ят булмавын әйтә

Исхаков дини даирәгә ят кеше түгел


Әлмирә Әдиятуллина Татарстан мөселман ханымнарының “Мөслимә” оешмасы рәисе. Ул бу хәлне Камил Исхаковны һәм татар мөселманнарын тану, хөрмәтләү дип саный.

“Элек-электән татарлар Русия сәясәтен мөселман илләрендә алып барган, арадашчы булган. Әйтик, Башкорстаннан Кәрим Хәкимов кебек татар кешесе Согуд Гарәбстанда беренче илче булган. Бүген дә Русия Ислам илләренә йөз белән борылды. Камил Исхаковның куелуын татарга күрсәтелгән ышаныч, дип горурланып каршы алдым”, ди ул.

Әлмирә Әдиятуллина, Камил Исхаковның дини даирә өчен ят булмавын да күрә. “Әтисе Шамил хәзрәт Казанда билгеле имам. Кызы Тереза – Фатыйма Камалова да хаҗга барды, мәрхәмәт иясе. Камил Исхаков белән дә без бергә сыра сатучыларгы каршы көрәштек”, дип искә ала.

Әдиятуллина, Исхаков ярдәмендә Ислам конференциясе оешмасына Русия федерациясе тулы канлы әгъза булып та кабул ителер дип өмет итә.

Шәймиев Исхаковны җиңде

Әхмәтов Исхаковның яңа билгеләүен "сөрү" дип бәяли

Ә билгеле сәясәтче, “Звезда Поволжья» газетасы башлыгы Рәшит Әхмәтов Камил Исхаков Ислам конференциясе оешмасына Русиянең даими вәкиле итеп билгеләнүне “сөрген” дип атый.

“Аның китәсен мин ике ай элек үк белдем. Чөнки ул министрлыккка эшкә йөрми башлады. Шулай ук аның өстендә болытлар тиз куерды. Ерак Көнчыгышта ул инвестицияләрне чакырып та, аларны рәсми рәвештә шунда урнаштыра алмады. Ул төбәктә ришвәтчелек тамыр җәйде. Шулай ук Казандагы шактый эшмәкәрләр дә узган елны бандит дип төрмәгә утыртылды. Аларны да еш кына Камил Исхаков белән бәйлиләр”, ди ул.

“Бер очтан Камил Исхаков белән Миңтимер Шәймиев арасында танылмаган ярыш һәм дошманлык бар иде. Бу ярышта Шәймиев командасы җиңеп чыкты”, дип тә саный Рәшит Әхмәтов. Хәзер инде Шәймиев урынына Исхаков кайта дип сөйлүнең мәгънәсе калмаган.

Тәбиевне да сөргәннәр иде

"СССР чорында андый еракка сөрелүчеләр кире кайта алмый иде", ди Әхмәтов. Билгеле булганча, совет чорында Татарстандагы баш коммунист Фикрәт Тәбиевне дә Брежнев Әфганстанга илче итеп "сөргән" иде. Шуннан соң Тәбиев "бик көчле кеше" саналса да, Казанга ат өстендә кире кайта алмады.

XS
SM
MD
LG