Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ходорковский иреккә вакытыннан элек чыгаруны сорый


«Юкос» ширкәтенең элекке башлыгы Михаил Ходорковскийның яклаучылары, аны иреккә вакытыннан элек чыгару турында мөрәҗәгать әзерләгән. Бу документ Читадагы мәхкәмәгә җибәрелгән. Бу хакта Ходорковскийның яклаучысы Юрий Шмидт хәбәр итте. «Юкос» ширкәтенең элекке башлыгы салым түләмәү һәм урлау гаепләүләре белән 8 елга иректән мәхрүм ителгән иде. Күптән түгел аңа яңа гаепләүләр белдерелде.
XS
SM
MD
LG