Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сәгыйтов үлемен тикшерү вакыты озайтылган


“Безнең гәҗит” Русия гаскәре темасын киң яктырта.
“Безнең гәҗит” Русия гаскәре темасын киң яктырта.

Солдат Радмир Сәгыйтов март башында үз-үзен үтергән иде. Аның эшен тикшерү маддәсе 6 августка кадәр озайтылган.

“Безнең гәҗит” кабат Русия гаскәре темасын дәвам итә. “Татарстанда хәрби хезмәткә чакырылыш тәмамланды”,

“Хәрби хезмәттән таякка таянып, я үлеп...” кебек язмалар шуны раслый.

Әйтик, Воронеж өлкәсеннән чакырылып Уфа янында хезмәт иткән Артем Рабоволик, гарипләнүе сәбәпле хәрби хезмәттән азат ителгән.

“Егетне өлкән чакырылыш хезмәттәшләре кыйнап, урамга теләнергә чыгара торган булган. Хезмәттәшләре гел аның аягына типкән, егет, аягы шешеп, больницага салынган. Кан тамырлары бозылу сәбәпле, ул хәрби хезмәттән азат ителде. 8 июльдә Артем Рабоволик, таякка таянып, туган ягына кайтып ките”, - дип яза “Безнең гәҗит”.

Татар солдатларына да гаскәрдә эләгә. “Курсант Радмир Сәгыйтовның үзен үтерүгә җиткерү эше буенча 11 кешенең гаебе тикшерелә. Сәгыйтов белән бергә Новосибирск хәрби команда училищесында укыган тагын 2 курсташына карата җинаять эшләре ачылган. Элегрәк бу эш белән бәйле рәвештә 9 кешенең гамәлләре тикшерелгән иде, 5се нигезләмә кагыйдәләрен бозу һәм вәкаләтләрен арттыру маддәсе белән кулга алынды. 17 яшьлек Радмир Сәгыйтов март башында үз-үзен үтергән. Аның эшен тикшерү маддәсе 6 августка кадәр озайтылган.»

Шулай газетада бу атнада “Трасса кызы”, “Татарстанда югары белем арзанмы?”, “Газеталарга бәя тагын артыр”, “Замана караклары” “Акчасына карап, догасы” кебек язмалар да бар. Араларында “Азатлык” радиосы хезмәткәрләре язганнары да бар.

XS
SM
MD
LG