Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 07:43

"Мәҗүси" саналучы җәйләү янында мәчет ачыла


Белоруста мәҗүси Купала бәйрәменнән күренеш

Белоруста мәҗүси Купала бәйрәменнән күренеш

Мулла хаҗи дип аталган “Изге тау”дагы “Таңбатыр” татар-угро-фин җәйләвеге эшли торган кыр янында мәчет ачыла. Аны химия галимәсе салдырткан.

26 июльдә 11 сәгатьтә Иске Казан тыюлыгы җирлегендә урнашкан бу җир һәм зират янында яңа төзелгән Намаз йортын ачу тантанасы була. «Мөселман кардәшләребез, сезне ошбу бәйрәмгә чакырабыз, ата-бабаларыбыз рухына дога кылыйк!», дип чакыра оештыручылар.

Иске Казан тыюлыгы мөдире Рафил Җамалиев мәчетне химия галимәсе Әлфия Әхмәдуллина салдырды ди. Тик әлегә мәчеткә штат каралмаган. Анда кем имам булуы да билгеле түгел. Тик шулай да чишмә янына күп кеше йөри. Кайвакыт анда дога кылып торучы әбиләр дә була.

Кыш көне нишләрсез, дигән сорауга, мөдир мич салып куюлары турында әйтте.

Татарстандагы Биектау районының Камай поезд тукталышындагы Әйшә авылы янындагы бу изге чишмә һәм тау янында “Таңбатыр” милли-мәдәни төрки-фин дуслыгы җәйләвеге дә эшләп килә. Аны ислам дине тарафдарлары, ислами милләтчеләр исламофобиядә һәм исламнан ваз кичүдә гаепләгән иде.

Рафил Җамалиев исә, ул җәйләвекне тыюлык җирендә ясауны канунсыз, дип тапкан. Шулай ук ул мөселманнар изге дип йөри торган тауда “мәҗүсиләр” урнаштырган ташны канунсыз куелган ди. “Безнең тыюлыкта кем ни тели, шуны салып куя алмый. Бу тарихи ядкәр урыны. Бу турыда Рамай Юлдашев белән сөйләштем. Тик ул һәйкәлне куючы кешеләрне белмим, диде”, дип аңлата Рафил Җамалиев.

XS
SM
MD
LG