Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яңартылу яртылаш кына бара


торак төзекләндергәндә торбаларга гына өстенлек бирелә
торак төзекләндергәндә торбаларга гына өстенлек бирелә

Татарстанда якын арада Русия тарафыннан бирелгән 1 миллиард сум тирәсе акчага 282 йорт төзекләндерергә тиеш.

Һәр ел бу өлкәгә тотылган акчалар артып бара. Әле 2005 елда торак төзекләндерүгә ни бары 250 миллион сум гына бирелсә, соңгы өч елда бу тармакка 1 миллиардтан артык акча бирелә. Төзекләндерүгә мохтаҗ йортлар күбрәк Иделбуе, Мәскәү, Киров районнарында урнашкан. Бүгенге көндә әлеге йортларда төзекләндерү эшләренең ничек баруы, биредәге проблемалар турында шәһәр хакимиятенең матбугат үзәге хезмәткәре Ләззәт Хәйдәров болай диде.
“Бу эшләр бик зур. 500дән артык йортның түбәсен төзекләндерү, 300 йортта җылылык челтәрен һәм 38 йортта лифтларны алмаштыру каралган. Бу эшләрне башкару өчен, әлбәттә, белемле кадрлар кирәк. Яшь белгечләрнең күбесен хәзер Мәскәү, Себер яклары кызыксындыра. Без үз чиратында шулай ук бу эшләргә үзебезнең һәм читтән килгән белгечләрне дә җәлеп итергә тырышабыз. Икенче мәсьәлә- төзелеш материалларының җитмәве. Еш кына бу җиһазлар белән тәэмин итүче ширкәтләр, шулай ук эшләп өлгерә алмый”, ди Ләззәт Хәйдәров .
Торак темасы кузгалган саен бәхәс куба. Гадәттә халык торак комуналь хуҗалык хезмәтләренең эшеннән канәгать булмый. “Азатлык”ның узган бер тапшыруында “Бриф” оешмасы җитәкчесе Кәүсәрия Морозова, шулай ук йортларны төзекләндерү программасына бик шикләнеп кенә караганын белдергән иде. Аның карамагындагы ике йорт та бу программа буенча төзекләндерелә башлады. Бүгенге хәләрен ул “Азатлык”ка болай сурәтләде.
“Анда электр чыбыкларын алмаштыралар, әмма йортның ишегалды элеккечә ямьсез булып калачак. Анысын киләсе елга үз мөмкинчелекләребездән чыгып башкарырбыз. Ул төзекләндерү исәбеннән ясалмый икән. Халыкны күбесенчә шул канәгатьләндерми. Халыкның үзендә әле ятсызлык галәмәте бар. Ишегалдына чүп савытлары куелган булса да, чүпне җиргә ташлап китәләр. Кешеләр булганның кадерен белми. Төзекләндерү эшләренең 5%ты гына халыктан алына икән, бу бик аз. Әмма моны аңлаучылар бик аз әлегә”, ди Кәүсәрия Морозова.
Торакны төзекләндерергә алынган оешмалардан артык күп нәрсә таләп итмәсеннән өчен, Ләзәт Хәйдәров төзекләндерү эшләренә нәрсәләр кергәнен әйтеп узды.
“Халыкны күбрәк ишекнең тышында түгел, ә эчендә булган халәт кызыксындыра. Кеше фатир эчендәге әйберне генә үз милке дип уйлый. Шуңа күрә төзекләндерү эшләрен дә ул үз фатирында башкарырга тели, имеш аңа тәрәзәләрне, сантехника җиһазларын алмаштырырга тиешләр. Әлбәттә бу мөмкин түгел. Шушы аңлашылмаучылык аркасында халык күп мөрәҗәгать итә. Канун буенча төзекләндерүгә бүленеп бирелгән акчалар түбә, җылылык челтәрен алыштыру, башка инженер эшләренә тотылырга тиеш. Әмма бу акчаларны ишегалларын, фатир эчендәге кимчелекләрне төзекләндерүгә сарыф итергә ярамый”, ди Ләззәт Хәйдәров.
Шулай итеп, бөтен Русиягә шау-шу куптарган программа нигезендә төзекләндерү, йортларны өлешчә генә сафка бастыру булачак. Димәк, 30 ел буе кибеп беткән агач тәрәзәләр, мәхшәр ишегаллары әле озак вакыт күз буяп торачак.
XS
SM
MD
LG