Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израильгә - кайгы, Либанга - шатлык


Израиль-Либан чиге, 16 июль 2008
Израиль-Либан чиге, 16 июль 2008

Израиль һәм Либан арасында сугыш ике ел элек булган булса да, ул вакытта әсиргә төшкән солдатларның язмышы бүген генә ачыкланды.

Либанның “Хизбулла” хәрәкәте вәкилләре Кызыл Хач оешмасына ике хәрбинең җәсадларын тапшырды. Алар 2006 елда чик буендагы һөҗүмнәр вакытында кулга алынган булган. Израиль исә, үз ягыннан 5 либанлы тоткынны кайтарырды.
Бу алмашу иртән иртүк башланды, шушы 5 либанлыны Израиль төрмәсеннән чыгарылган һәм Либанга таба баручы поездга утыртылган.

Берничә сәгать үтүгә “Хизбулла” хәрәкәте, солдатларның исән калуына булган өметләрне җимереп, ике кара табутны тапшыра. Бу җәсадларның чыннан да Эхуд Голдвассер һәм Элдад Регевныкы булуы медицина тикшерүеннән соң ачыклана.
Ике ел элек әсир төшкән солдатларның гаиләләре басымы белән Израиль тоткыннарны алмашырга килешкән иде.

Илдә хөкүмәтнең бу гамәле бәхәсләр тудырды. Төрмәдән чыгарылган кешеләрнең берсе – Самир Кантар, 30 ел элек иректән мәхрүм ителгән булган. Ул берничә кешенең үлеменә китергән һөҗүм оештыруда гаепләнгән иде.
Тоткыннар белән алмашу гамәлен тәнкыйть итүчеләр, Израиль чамадан тыш югары бәя түли, мондый чаралар тоткыннарны үлемнән саклый алмый, дип белдереп килә. Башкалар моңы чарасызлык дип кабул итә.
Либанда исә, бу алмашуны шатланып каршы алдылар. Бәйрүт бу уңайдан дәүләт бәйрәмен игълан итте. Юл буйларына һәм биналарга байраклар эленде, тоткыннан кайткан 5 либанлыны илнең иң югары җитәкчеләре кабул итәргә әзерләнде.

Либандагы гади кешеләр дә бу тоткыннарны каһарман дип саный. Накурадагы кибет хуҗасы аларның кайтуын Либанның һәм барлык гарәп илләренең җиңүе, дип бәяләде.
Либан ягында эленгән язулар ике илнең бу вакыйгага ни кадәр төрле мөнәсәбәт күрсәтүен чагылдыра алыр иде.

Бер җирдә “Либан шатлыктан елый” дип язылган булса, икенче бер урында “Израиль кайгыдан елый” диелгән.
XS
SM
MD
LG