Accessibility links

Кайнар хәбәр

“2”гә бирүчеләр дә югары уку йортына керәчәк


Татарстан югары уку йортлары 41 мең урын тәкъдим итә. Ә мәктәпне тәмамлаучы 30 мең егет һәм кызның бары тик 20 меңенә генә югары уку йортлары ишеге ачык.

Татарстандагы 10 мең чыгарылыш укучысы бердәм дәүләт имтиханын “2” билгесенә биргән. Ә андыйлар өчен югары уку йортлраы ишекләре бөтенләй ябык. “Кеше җитмәгәнлектән, дәүләт университетлары бердәм имтиханны “2” легә бирүчеләрне дә укырга алмагае”, ди фән һәм мәгариф министры Наил Вәлиев.
Казан Дәүләт Университетына документ бирү вакытында җәмәгатьчелек белән бәйләнеш бүлеге үткәргән социологик сораштырулардан күренгәнчә, абитуриентларының күбесе җитди белем алу теләге белән яна.
Бар белгечлекләр дә үзенчә мөһим һәм кирәкле. Кайбер галимнәр исә, генетика һөнәре бүгенге көндә Русия күләмендә генә түгел, ә дөньяда иң кытлык кичергән һөнәрнең берсе дип белдерә. Татарстанда исә бары тик КДУда гына бу белгечлеккә укыталар. Генетика белгечлегенә конкурс алай зур түгел икән.
Күрәсең, яшьләр бүгенге көндә Татарстан һәм Русия икътисад базарында кирәк булган белгечлекләргә караганда, абруе зурракны якын күрә. КДУда бер елга түләү бәясе 84 меңгә кадәр арттырылса да, үткән еллардагы кебек ук юридик факультет иң кәттә санала. Бу факультетка бюджеттагы бер урынга 26 абитуриент көч сынашачак. Икенче урында фәлсәфә факультетына күчерелгән сәясәт белгечлеге тора. Монда бюджет тарафыннан финансланган бер урынга 22 кеше гариза биргән. Икътисад, журналистика факультетлары да абитуриентлар арасында популярлык казана. Барысы исә КДУга федераль бюджет тарафыннан бирелгән 1300 һәм түләүле 1200 урынга 9 мең кеше көч сынашачак.
Бәйге бихисап зур тоелса да, туган хәл үзе алай ук куркынычка ошамаган. Көндәшлекне бер кешенең 10-20 факультетка БДИ нәтиҗәләрен бирүе арттыра. Чынлыкта исә, университетларга яңа 2008 уку елында студентлар җитмәскә дә мөмкин.
XS
SM
MD
LG