Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 18:41

Русия президенты Дмитрий Медведев тышкы сәясәт концепциясен җиткерде. Ул Путинныкыннан әлләни аерылмый.

Тышкы сәясәтне билгеләүче элекке документ моннан 8 ел, ягъни Путин президент булганда кабул ителгән иде. Ләкин чит илдәге сәясәткә килгәндә, Медведев “йомшаграк” булыр дип көтелгән иде. Ләкин аның юнәлеше Путинныкыннан әлләни аерылмас төсле. Бу хакта Медведевнең чит илдәге Русия илчеләре, тышкы эшләр министрлыгы вәкилләре, халыкара оешмаларда эшләүче Русия хезмәткәрләре белән очрашу нәтиҗәсеннән дә чамалап була.

Медведев җыелышта дөнья күләмендә Русиянең дәрәҗәсе арта, безнең белән инде килешәләр генә түгел, ә киңәшләр дә сорыйлар, диде. Шулай ук Медеведев та, Путин кебек ул Американың Европадагы саклану калканнарын урнаштыруын, Косово бәйсезлеге тирәсендәге вәзгыятьне тәнкыйть итте. Русиягә нинди дә булса һөҗүм ясаучыларга тиешлечә каты итеп җавап бирергә чакырды.

Медведев глобаль мөнәсәбәтләрне билгеләүдә Мәскәү иң мөһим роль уйнаячагын да әйтә.

“Дөнья салкын сугыштан котылганнан соң һаман да яңа юнәлешкә күнегә алмый. Элеккедән калган гадәт, барысын да көч ярдәмендә хәл итү алга сөрелә. Мондый шартларда сабырлык һәм аек акыл белән эшләү мөһим. Киләчәктә дә үзебез генә булсынмы, партнерлар беләнме, үз дәүләт ихтыяҗларыбызны якларга кирәк”, диде җыелышта Медведев.

Ул чит илдәге илчеләрне Русия мәнфәгатьләрен яклауда таләпчәнрәк булырга кушты.

Концепциядә Кытай, Һиндстан, Бразилия кебек үсештәге илләр белән хезмәттәшлекне арттыру, газ өлкәсендәге партнерлар булган Алмания, Франция, Италия, Испания, Финляндия, Греция, Нидерланды һәм Норвегия кебек Европа илләре белән дустанә мөнәсәбәтне саклау билгеләнә. Ә аралар кискен торган Бөекбританиягә килгәндә, Русия аның белән хәзерге кебек мөнәсәбәтләрне дәвам иттерүгә өметләнә икәнә.

Шул ук вакытта Медведев Америка Кушма Штатлары Европада саклану калканын урнаштырса, без дә үз чараларыбызны күрәчәкбез дип куркыта.

“Путин җитәкчелектә булганда Русия бөтенләй башкача үзгәрде. Хәзер аңа күп игътибар итәләр. Монда Американың соңгы елларда эшләгән зур хаталарын да әйтергә кирәк. Бу хаталар аларның көчсезләнүенә, ә башкаларның үсешенә китерде”, ди “Глобаль сәясәттә Русия” журналы баш мөхәррире Федор Лукьянов.

Концепциядә элекке советлар берлегенә кергән илләр белән мөнәсәбәтләрне яхшыртуга басым ясала. Русия анда үз тәэсирен арттырмакчы.

“Русия үз күршесен демократик ил буларак күрергә теләми. Барлык илләр НАТОның киңәюе демократиягә, иреклеккә юл ача дип саный. Ә Русиядә киресенчә курка”, ди Грузия парламентының иминлек һәм саклану комитеты рәисе урынбсары Николоз Руруа.

XS
SM
MD
LG