Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 19:26

Башкортстан президенты хакимиятенең элекке җитәкчесе Радий Хәбировка эш тәкъдим иткәннәр.

Бу турыда интернетның “Ревинформ” сәхифәсе хәбәр итте. Аңа караганда, Русиянең Юстиция министры Александр Коновалов Радий Хәбировка министрлыкның бер идарәсе рәисе вазифасын тәкъдим иткән.

Радий Хәбиров исә гаепләүләр белдерүен дәвам итә. Бу юлы ул республиканың үзәк сайлау комиссиясенең элекке башы Барый Кинҗәгуловка гаепләү белдерде. Кинҗәгулов Хәбировны коррупциядә тикшерелә башлагач, аның сайлау комиссиясенә басым ясавын, “Бердәм Русия” фиркасе өчен биргән тавышларның бер өлешен коммунистларга яздырырга мәҗбүр итүен хәбәр иткән иде. Радий Хәбиров моны уйдырма дип, тикшерү идарәсенә мөрәҗәгать итте.

XS
SM
MD
LG