Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 19:45

Бигновның җиңүләре дәвам итә


Берләшкән оппозиция башы Рамил Бигнов соңгы чорларда бер-бер артлы мәхкәмәләрдә җиңә.

Күптән түгел генә ул үзенең абруен пычраткан љчен “Гадел Русия” фиркасе бүлекчәсе башы Александр Сидякинны мәхкәмәдә җиңгән иде. Чираттагы җиңү - узган сайлауларга кагыла. Башкортстан парламентына сайлау кампаниясе чорында Бигнов бик күп каршылыкларга очраган иде.

Башта аны теркәми җафаладылар, ул бары тик мәхкәмә аша гына теркәлә алды, аннан эфир љчен бүленгән тиешле вакытны бирмәделәр, сайлау платформалары басылган бәйсез “Җирле үзидарәләр љчен” газетасын кулга алдылар. Шул каршылыклар љчен Бигнов мәхкәмәгә мљрәҗәгать иткән иде.

Ниһаять, ул каралып, Рамил Бигнов зыян күргән дигән карар чыгарды. Хәзер Бигнов тљп “зыян салучы” - республиканың ул чактагы үзәк сайлау комисссиясе башы Барый Кинҗәгуловны мәхкәмәгә бирергә җыена.

XS
SM
MD
LG