Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 13:11

Татар яшьләре җыеннан кайтты


Казанда узган Бөтендөнья татар яшьләре көннәрендә катнашучылар төркеме Уфага кайтты.

Быел бу чарада 8 егет һәм кыз катнашты. Шуларның яртысы Уфадан, яртысы Стәрлетамак шәһәреннән. Төркемнең җитәкчесе татар яшьләренең “Мирас” оешмасы рәисе Камил Сираҗетдинов сүзләренә караганда, форум бик нәтиҗәле үткән. Анда узган барлык чараларда да Башкортстан вәкилләре үзләрен бары тик яхшы яктан гына күрсәткән.

XS
SM
MD
LG