Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ белән Иран аралары җылына


Матбугат АКШның Иранда вәкилчелек бүлеген ачырга җыенуын яза. Дәүләт департаменты моңа ачыклык кертүдән баш тарта.

Британиянең “Guardian” газетасы, чыганакларын күрсәтми генә, АКШ бу вәкилчелек бүлеген ачуы турында киләсе айда игълан итәчәк, дип язып чыкты. Шул ук вакытта басма АКШ Дәүләт департаменты вәкиленең бу хәбәрне раслаудан яки инкарь итүдән баш тартуы хакында да әйтә.
АКШның “The New York Times” газетасы да Иранга дипломатлар җибәрү хакында сөйләшүләр булган, әмма төгәл карар әлегә кабул ителмәгән, дип хәбәр итә.
Шулай ук, Тәһранның моңа уңай мөнәсәбәт белдерүе дә, бу юнәлештә АКШның активлыгын арттырды, дип яза матбугат чаралары.

Бу атнада Иран президенты Мәхмүд Әхмәдинеҗад: “Ике халык арасында мөнәсәбәтләрне үстерә торган теләсә нинди чараларны уңай каршы алырбыз”, дип әйткән иде.
Ул бернинди рәсми мөрәҗәгатьнең әлегә килмәвен дә әйтте.
Бу мөмкинлек АКШ дәүләт секретаре Кондолиза Райсның сүзләрендә дә күпмедер чагылыш тапты. Күптән түгел ул: “Без Иран кешеләренең АКШка күбрәк килүен теләр идек”, дип белдергән иде.
Әгәр АКШның вәкилчелегенең бүлеге Тәһранда ачылса, бу 1979 елгы Ислам инкыйлабыннан соң өзелгән дипломатик мөнәсәбәтләрне яңартуга беренче адым булырга мөмкин.
АКШ Иран белән мөнәсәбәтләрне Америка дипломатларының тотык булып алынганнан соң туктаткан иде.
Ике илнең күп мәсьәләләргә карашлары капма-каршы. Әйтик, Гыйрак сугышы, АКШның Ираннны Израильгә каршы хәрәкәтләргә ярдәм күрсәтүдә гаепләү, Тәһранның атом программасы һәм башкалар.

Шулай ук матбугатта АКШ дипломатлары Иранга кайткан очракта, алар Швецариянең илчелегендә эшлиячәк. Бу илнең илчелеге хәзер Иранда АКШны вәкиллек итә.
Шулай ук, ачылган очракта, вәкиллек бүлегенең иранлыларга визалар бирү вәкаләте дә булачак, дип хәбәр ителә.

Соңгы вакытта АКШның Иранның атом программасы тирәсендәге сөйләшүләрдә активрак катнашуы да сизелә. Американың югары дәрәҗәле дипломаты Европа берлеге һәм Иран арасындагы сөйләшүләрне күзәтергә җыена.
Ак Йортның сүзчесе, бу сөйләшүләрдә Бернсның катнашуы Вашингтонның бу мәсьәләгә карашы үзгәртүен аңламый, АКШ бу эшне дипломатик юл белән хәл итүне яклый, дип әйтте.
XS
SM
MD
LG