Accessibility links

Кайнар хәбәр

АК партия ябылырмы?


Төркиядә конституция мәхкәмәсендә хакимияттәге Гаделлек һәм Тәрәкыять партиясе өстеннән төп канунның лаисизм, ягъни динне дәүләт эшләреннән аеру шартын бозуда гаепләгән эш бара.

Мәхкәмә башпрокурорының партияне ябу һәм аның 70 әгъзасын сәяси эшчәнлектән тыю буенча куйган таләбен тикшерә.

Башпрокурор шушы таләбен башта язма рәвештә белдерде. Аннан соң шушы гаепләвен мәхкәмә әгъзалары белән АК партия вәкилләре каршында сүз белән кабатлады. Аннан соң АК партия вәкилләре дә мәхкәмә алдында бу гаепләүне кире каккан чыгышларын ясадылар.

Болардан соң конституция мәхкәмәсенең тәртибе буенча доцент Осман Җан тикшеренүләрен тәмамлап, мәхкәмә әгъзаларына рапортын тапшырды. Ул рапортында АК партия ябылмасын дигән нәтиҗәгә килүен белдерә. Аның 500 биттән торган рапортында Европа Берлегенең Венедик критерийлары дип аталган принципларына, Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе карарларына, Европа кеше хокуклары килешүе шартларына һәм конституция мәхкәмәсе карарларына таянып шундый нәтиҗигә килүе турында әйтә.

Осман Җан бер сәяси партияне ябу өчен, ул партиянең “көч кулланып, яки көч куллануны яклап демократик системаны җимерүне һәм төп канун белән гарантия астына алынган иреклекләрне юкка чыгаруны” максат итеп куювы чын дәлилләр белән исбатлануы кирәк дигән нәтиҗәгә килгән. Аның фикеренчә, гаепләү актында мондый дәлилләр китерелмәгән.

Хәзер инде шушы рапорт АК партияне тынычландырырга тиешме дигән сорау туа. Асылда бик тә түгел. Чөнки шушы рапорт конституция мәхкәмәсенең унбер хакименә киңәш дәрәҗәсендә генә. Алар теләсәләр бу рапортны кабул итәләр, яки үз карашларын белдерә алалар. Әгәр дә 11 әгъзадан 7-се ябылсын дигән карар бирсә, хөкем карары ябылу буенча чыга.

Моннан элек парламентта кабул ителгән университетларга башы бәйле хатын-кызларның керүенә ирек биргән ике яңа конституция маддәсе дә шул ук доцент Осман Җанның рапортына карамастан кире кагылган иде. Димәк, АК партия өчен шушы уңай рапортка карамастан 11 хакимнең нинди нәтиҗәгә киләчәген асылда беркем дә белми.

Дөрес, Төркиягә Европа Берлегеннән дә АКШ-тан да АК партия ябылмасын дигән басым ясала. Мисал өчен, әле үткән көндә АКШ-ның Анкарадагы элекке бөек илчеләреннән Марк Паррис Вашингтонда “Стратегик һәм халыкара тикшеренүләр үзәгендә” ясаган чыгышында партияне ябу авыр нәтиҗәләр китерер, дигән белдерү ясаган иде.

Төркиядә бүгенге көннәрдә юридик сугышлар бара. Бер яктан АК партияне ябу, икенче яктан, араларында пенсиядәге армия генераллары да булган 80-нән артык кеше өстеннән терроризм һәм путч әзерләү гаебе белән Ергенекон дип аталган хөкем процесы бара. Беренчесе - динчеләр, икенчесе - лаисизмы яклаучылар өстенән бара дигән караш өстенлек итә.

Төркиядә Русиядән аермалы буларак, һәммә кеше диярлек илдәге бу процесслар белән җитди кызыксына. Төркия кызык бер ил. Монда барлык кешенең дин, тарих, сәясәт хәзер исә юстиция, гаделлек өлкәсендә үзенә күрә фикере бар һәм кешеләр һәрбер очракта бу турыда гәп күтәрергә яраталар. Мәгълүмат чаралары да шул сәбәпле соңгы айларда гел бу ике процесс турында язалар, тапшырулар ясыйлар.

Асылда табигый көлкеле хәл түгел. Төркиянең сәяси киләчәгәндәге билгесезлек, җәй айлары булуга карамастан, байтак кешене борчый. Чөнки процесслар нинди нәтиҗә китерүгә карамастан, Төркияне үзгәрешләр көтә, Төркия үзенә күрә астан өскә таба бер революция, үзгәреш кичерә.
XS
SM
MD
LG