Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 16:53

61% русиялеләрнең милициягә ышанычы юк.

Гомумән алганда, Русия күләмендә милиция хезмәткәрләренең абруе бик түбән. “Җәмәгатьчелек фикере” факыфы оештырган сораштыруда җавап бирүчеләрнең бары тик 39% гына мин аларга ышанам дип белдергән. Чөнки, проблемалар туган вакытта күпләр хокук саклаучыларга мөрәҗәгать итергә тырышмый. Үз вакытында уңай хәл ителүенә ышанычлары юк.
Кешеләргә кул суза башладык
Хәлләрнең кирәк кадәр шәп түгел икәнлеген милиция җитәкчелеге дә таный. Һәм алар төрле юллар табарга тырыша. “Милицияне аны бөтен кеше тәнкыйтьли”, дип сүз башлады Казан шәһәре эчке эшләр идарәсенең җәмәгатьчелек иминлеге бүлеге башлыгы урынбасары Илсөяр Гарифуллина.
Илсөяр Гарифуллина
Шулай да, соңгы вакытта аларга төрле сораулар белән халык та күбрәк килә башлаган, үзләре дә казанлыларга якынаю өчен төрле чаралар күрергә тырыша. Шундый адымнарның берсе- биләмә, ягъни участковый милиция хезмәткәрләрен таныту. Махсус сәхифә булдырып, анда хезмәткәрләрнең рәсемнәрен дә элгәннәр, кесә телефоннарын да язганнар. “Аның нәтиҗәсе бар инде, нишләп булмасын. Техника заманасы бит, теләгән кеше табып, үзләренең сорауларын тизрәк хәл итү мөмкинлеге дә бар”, ди полковник Илсөяр Гарифуллина. Бу сәхифәдә үтенечне электрон хат итеп җибәрү мөмкинлеге дә бар.
Халыкка тагын да якынаю өчен һәр гаиләгә килә торган фатир өчен түләү кәгазьләренә дә участок милиция хезмәткәрләре исемнәрен, телефоннарын язып тарата башлаганнар. Замана техникасының кулайлыгы бар барын, әмма Гарифуллина әйтүенчә, милиция хезмәткәре кеше белән күзгә-куз карап очрашып сөйләшкәндә генә ышанычка кереп була.
Башта генералларны киметергә
“Кеше хокуклары өчен” хәрәкәте башлыгы Лев Пономарев фикеренчә, кешеләр көн дә милиция хезмәткәрләренең үзләренең үк канун бозуын күргәнгә, аларга ихтирамы бөтенләй юк. Бу хәлгә Русиянең телеканалларында барган сериалларның һәм фильмнарның йогынтысы да эзсез түгел. Чөнки алар милиция хезмәткәрләренең чын йөзен нәкъ тормыштагы кебек итеп күрсәтә.
Гомумән бу тармакны тернәкләндерү өчен Пономарев беренче чиратта, җылы урынга оялаган генералларны һәм офицерларны киметергә кирәк, ди. Милиция хезмәткәрләренең барсының акчасын берничә тапкыр арттырып, бу эшкә нык тикшереп иләк аша үткәреп кенә алырга кирәк, дип белдерә Пономарев.
Эш күп, акча әз
Милиция хезмәткәрләренең хезмәт хаклары әллә ни зур түгел. Алар үзләре дә бу акчага риза түгел. Мисал өчен, исемен әйтергә теләмәгән бер өлкән лейтенант ай саен 10 мең сум акча алганлыгын һәм аның җитенкерәмәген әйтте. Бу тармакта хезмәткәрләр җитешмәгәнгә аларга эш урыннарында озагырак та утырырга, өстәмә шимбә-якшәмбеләрдә чыгарга да туры килә. Әмма аның өчен махсус түләү каралмаган. “Сабантуйлар, 9 майлар булганда гына премияләр язалар инде шунда. 500-700 тәңкә тирәсе”, ди өлкән лейтенант. Шуңа күрә җае чыкканда милиция хезмәткәрләренең күпчелеге тәртип бозучылар биргән акчаны алып тыгып куярга да күп сорамый.
Хезмәт хакы җитәрлек булмау милиция хезмәткәрләре арасында эштән китү, белгечләрнең гел алышынып торуына да сәбәп, мөгаен. Билгеле булганча, күпчелек очракта хәрби хезмәткә барасы килмәгәннәрнең һәм башка урында эшләргә иренгәннәрнең бу тармакка килеп эшкә урнашуы да, гомүмән алганда, әлеге хезмәт абруена тискәре йогынтысыз түгелдер.
Милиция “карающий орган”
Халыкта милициянең абруе зур булмауны Татарстан эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров та таный. “Ил күләмендә алганда милициягә ышаныч белдермәүчеләр күбрәк. Милиция, хокук саклаучылар җәзага тарту оешмалары, ягъни карающий орган бит ул. Шуңа күрә аңа баштан ук ышаныч һәм мәхәббәт була алмый”, ди Сәфәров.
Сәфәров сүзләренчә, Русиянең эчке эшләр тармагы бик авыр чирдән яңа гына терелә башлады. Русия президенты Медведев та милициянең үз эчендәге чын хәлләр белән яхшы таныш. Чөнки, президент булып сайлану алдыннан гына зур җыелыш вакытында аңа барсын да түкми-чәчми сөйләгәннәр. Русия җитәкчелеге нәрсәдер эшләргә тырыша. Әмма әле яңа гына гына булып узган тарих койрыкка нык баса икән.
Милициягә теләсә кем килеп урнашты
“Эчке эшләрне акча белән һәм хезмәт хаклары белән тәэмин итүдә ил башының төкереп караган вакытлары бар иде. Ул вакытта безгә ничектер яшәп калырга кирәк булды. Һәм менә нәкъ шул вакытта безнең оешмаларга җыен чүп-чар, теләсә кем килеп урнашты”, ди Сәфәров. Ә бүгенге хәлләргә килгәндә исә, “Бүгенге җәмгыять чирле икән, эчке эшләр оешмалары гына сәламәт булып, читтә бик яхшы булып кала алмый”, ди министр.
Татарстан эчке эшләр министры халык фикерен белешкән төрле бәйсез оешмалар ясаган нәтиҗәне танымый. Үзләренең хезмәте тикшеренүләренә генә ышана.
Халык әйтсә - хак әйтә
- Мөнәсәбәт төрле. Милицияләрнең әйбәтләре дә бар, начарлары да. Кешегә начарлык эшләүчеләре дә бар. Аларга мөрәҗәгать итәргә язмасын, ходайдан менә шуны гына телим.
- Күп очракта булышалар, ярдәм итәләр. Кайвакытта аларны бүреләр, дип әйтәләр. Юлларда да акча гына алалар, дип. Ә без фатирны бассалар да аларга мөрәҗәгать итәбез. Безнең яклаучыбыз барыбер алар булып кала. Начар йөз күрсәткәннәре юк. Минем аларга карата мөнәсәбәтем уңай.
- Мин ышана алмыйм. Алар гаризаны алсалар да, эшне ахырына кадәр алып барып җиткерә алмыйлар.
- Минем аудио җиһазларны урладылар. Мин гариза яздым , алар килделәр, әмма эшне яптылар, каракларны тапмадылар. Аларның мондый вак-төяк эшләрне эшлиселәре килми. Алар фирмаларга киләләр дә мин синең эшеңне тикшерәм, сиңа җинаять эше ачам, дип эшкуарларны гына куркыталар. Шуның өчен мин милицияләрне яратмыйм.
- Поезд көткәндә караклар бер кешенең әйберләрен урлаган иде. Мин милициягә мөрәҗәгать иттем. Анда алар мине ул бур белән күзгә күз очрашу үткәрделәр. Ул бур кеше мине бик куркыткан иде, мин сине барыбер табам, үтерәм дип . Шунда мин бик үкенгән идем милициягә мөрәҗәгать иткәнемә. Әмма алар мине тынычландырдылар. Аннан соң тагын бер очрак: безнең ишекләрне ватып, әйберләрне алып чыгып киткәннәр иде, милицияләр таптылар.
- Минем кызымның машинасын таныш егете урлады. Милицияләргә мөрәҗәгать иттек, очы кырыен тапкан кеше юк.
- Милиция бандитларны яклый. Кайбер чакта аларга берәр сорау белән киләсең, алар синең үзеңне гаепле итеп куярга мөмкин. Мин аларда бик күп гаделсезлекләр барын белсәм дә, әйтергә куркам. Бүген сезгә әйтсәм, миңа килеп алар берәр нәрсә эшләтергә мөмкин, шуңа мин куркам, чөнки минем балаларым бар бит.
-Алар югалган кечкенә баланы бик тиз табырга ярдәм иттеләр.

- Минем күптән түгел бер гражданлык эшен карарга туры килгән иде. Мин аларга мөрәҗәгать иттем, ә алар эшләмәделәр. Минем үземә эшләргә туры килде. Минем өметләремне акламадылар, алар яхшы эшләмиләр.

XS
SM
MD
LG