Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран коралларын үстерергә тырышуда үзбәк гаепләнә


Әстерхан өлкәсе прокуратурасы Үзбәкстан ватандашы Анар Гоҗаевның эшен мәхкамәгә тапшырды. Ул Русиядән Иранга күпләп үтерү коралларын ясауда куллана алырлык мәтдәне алып чыгарга тырышуда гаепләнә. Русиянең баш прокуратурасы Гоҗаев Иранга тантал катнашлыгындагы мәтдәне алып чыгарга теләгән дип белдерә. Бу мәтдә ракеталар һәм атом реакторларын төзүдә кулланыла ала.
XS
SM
MD
LG