Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франция ЕБ - Иран очрашуында АКШның катнашуын хуплый


Франция АКШның Иран һәм Европа Берлеге арасындагы сөйләшүләрдә катнашырга теләвен хуплап каршы алды. Сөйләшүләрнең максаты - Иранның атом программасы тирәсендәге каршылыкларны хәл итү. Франциянең тышкы эшләр министры Берран Кушнер, АКШ дәүләт секретаре урынбасары Уильям Бернсның Европа Берлегеннән Ховиер Солана һәм Ираннан Сәид Җәлили очрашуында булуы, Вашингтонның бу мәсьәләгә яңача карый башлавы турында сөйли, дип әйтте.
АКШ дәүләт секретаре Кондолиза Райс, Бернсның катнашуын, дөнья җәмәгатьчелегенең бу мәсьәләгә карашы бер төрле булуын аңлата, дигән белдерү белән чыкты.
XS
SM
MD
LG