Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 14:52

Исхаковның билгеләнүе турында рәсми карар чыкты


Бүген Мәскәү Кремленең матбугат хезмәте Камил Исхаковны Ислам конференциясе оешмасы каршында Русиянең даими вәкиле итеп билгеләнүе турындагы президент карарын бастырып чыгарды. Моңа кадәр Исхаков Русия төбәкләр үсеше министрының урынбасары иде, аңарчы - Русия президентының Ерак Көнчыгыш федераль бүлгесендәге вәкиле урынында эшләде. 2005 елга кадәр Камил Исхаков Казан шәһәр башлыгы булды.
Исхаковның Русия министры урынбасары вазифасыннан китүе сәбәпле, министрлыкта аның карамагында булган Ерак Көнчыгыш һәм Төньяк җирләр үсеше Департаментының сакланып калуы да шик астына куела, дип хәбәр ителә.

XS
SM
MD
LG