Accessibility links

Кайнар хәбәр

Абхазия Штаенмаер планын кире какты


Абхазия Германия тышкы эшләр министры тәкъдим иткән Абхазия-Грузия тынычлык урнаштыру планын кире какты. Танылмаган республика башлыгы Сергей Багапш бу планны “кабул ителмәслек” дип бәяләгән. Абхазия җитәкчесе планның көч кулланмау турындагы өлешләрен имзаларга риза, әмма калган өлешләре белән килешми, дип әйтте.

Грузия дә Штаенмаер планының Грузия качакларын Абхазиягә кайтару, төбәкне икътисади яктан торгызу, аның киләчәк статусын билгеләү турындагы өлешләре белән килешмәгән иде.
Штаенмаер Тифлис белән Сухум арасындагы мөнәсәбәтләр хакында Абхазиядән соң Русиядә дә сөйләшүләр үткәрергә тиеш.
XS
SM
MD
LG