Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның ЮХИДИ хезмәткәрләрен ялганга тикшерәчәкләр


Татарстан эчке эшләр министрлыгы үз хезмәткәрләренең кыңгыр эшләрен ачыклау өчен полиграф кулланырга җыена.


Канун сакчысы битлеге артындагы җинаятьче
бандиттан да хәтәр


“Хезмәт тәртибен, канун бозу очраклары эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре арасында да билгеле. Әлеге очракларны киметү өстендә эш алып барылса да, нәтиҗәләр әлегә куанырлык түгел”, дип канәгатьсезлеген белдерде эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров министрлыкның коллегия утырышында.

Мондый кыңгыр эшләр аеруча ЮХИДИ хезмәткәрләре арасында еш очраганлыктан, якын арада Казан һәм Чаллы хезмәткәрләре ялган детекторында тикшерү узачак.

Сәфәров әйтүенчә, эчке эшләр министрлыгында эшләүче хезмәткәрнең хезмәт дәрәҗәсе үскән саен, ул ялганны ачыклаучы җиһазда тикшерү үтә. Шулай ук эшкә алганда шик туган очракта та да әлеге тикшерүне уздырырга мөмкиннәр.

“Халыктан акча суыру, җинаятьчелек белән бәйләнеш, башка хилафлыклар ачыла икән, без андыйларны үзебезнең сафлардан чыгару хәстәрен күрергә мәҗбүрбез. Чөнки бу афәттән башкача котылып булмый”, диде эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров.

Сәфәров сүзләренә караганда, канун сакчысы битлеге артына яшеренгән җинаятьче иң хәтәр бандиттан да дистә тапкырга куркынычрак, бигрәк тә погоннарындагы йолдызлары зуррак булган саен, шуңа күрә җәзасы да кырыс булу шарт.

“Милиция хезмәткәре үзенең Ватанга хезмәт иткәнен һәм аның дәрәҗәсен төшерергә хакы юк икәнен һәрвакыт хәтерендә тотарга тиеш”, диде министр бу мәсьәләдә катгый торып.

Милиционарлар да Универсиадага әзерләнә

2013 елда Казанда үткәреләчәк Универсиада барышында куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен эчке эшләр министрлыгы хәзердән үк әзерләнә башлаган. Министрлыкта Универсиада вакытында тәртип саклаучыларның Әсгать Сәфәров җитәкләгән оператив штабы төзелгән. “Зур күләмле чаралар үткәрүдә тәҗрибә булса да, Универсиада кебек күләмлесен уздырганыбыз юк әле. Казанда Универсиада нинди дәрәҗәдә уздырылуы, Татарстанның гына түгел, тулаем илнең абруенда да чагылыш табачак”, дип искәртте министр.

Алданган дольщикларнын саны артмаячак

Эчке эшләр министрлыгының коллегия утырышында министр өлешләп акча кереп фатир алучылар мәсьәләсенә дә кагылды.

Министр ышандыруларына караганда, өлешләп акча кертеп фатир алучыларның ихтыяҗларын яклау буенча чаралар күреләчәк. Вөҗдансыз төзүчеләргә лицензия биргән, эшне контрольдә тоткан һәм башка органнарның һәммәсе тикшереләчәк. “Әгәр дә башлаган төзелешләрен ахыргача тәмамламасалар, бу намуссыз төзелеш ширкәт җитәкчеләре җавапка тартылачак. Әмма аларга качарга мөмкинлек бирмәячәкбез”, дип белдерде Татарстан эчке эшләр министры. Сәфәров вәгъдәләренә караганда, Татарстанда алданган дольщикларның саны артмаячак.
XS
SM
MD
LG