Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 13:02

Батып баручы корабтан китәләр


Башкортстанда Радий Хәбиров тирәсендә эшләгән башка кайбер түрәләр үзләре дә утырган кәнәфиләреннән баш тарта башлый.

Мисал өчен, Башкортстан президенты хакимиятенең эчке сәясәт идарәсе башлыгы Урал Хәсәнов та эшеннән китәргә гариза язган. Бу хакта ул “Regnum” мәгълүмат агентлыгына хәбәр итә.
Үзенең вазифасыннан китүен Урал Хәсәнов республикада соңгы атналарда барган сәяси гаугаларда, сәяси уеннарда катнашырга теләмәве белән бәйләп аңлаткан.

“Башкортстанда килеп туган катлаулы сәяси хәлне репрессияләр белән түгел, ә цивилизацияле юллар белән дә хәл итү мөмкин булыр иде”, дигән фикерен әйткән Хәсәнов.

Башкортстанда әлеге сәяси вәзгыятьнең ахыры ни белән бетәчәген хәтта фаразлавы да авыр булуын белдергән югары түрә.

Урал Хәсәнов, 2003 елда Башкортстан президентын сайлауларда Мортаза Рәхимовны яклаган төркемдә эшләп, зур файда китергән иде. Сәясәт белгече буларак, ул чакта Мортаза Рәхимовның көндәшләре булган Ралиф Сафин белән Сергей Веремеенкога каршы бик һөҗүмчән эш башкарды ул. Шуннан соң, Мортаза Рәхимов икенче турда сайлана алгач, президент хакимиятендә эчке сәясәт идарәсе дигән өр-яңа оешма булдырып, аны шул идарәнең башлыгы итеп тәгаенләгәннәр иде. Хәзер Урал Хәсәнов үзе үк булдырган сәяси машинаның тәгәрмәче астында калды, дип белдерә Башкортстан оппозициясе вәкилләре.

Әлеге көндә Урал Хәсәнов җәйге ялда. Аның вазифасыннан китүен сорап язган гаризасына имза салу мөддәте 1 августта чыга.

XS
SM
MD
LG