Accessibility links

Кайнар хәбәр

Барысы да бер чылбырда


Башкортстанда Радий Хәбировны фаш итү республиканың югары хакимиятләренең үз-үзләрен дә фаш итүгә әйләнә бара кебек.

Башкортстанда Радий Хәбировка каршы башланган пропаганда уйламаган җирдән, төрле нәтиҗәләр биреп куя. Хәбиров эшен тикшерүче махсус комиссия вәкилләре дә, БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай рәисе Константин Толкачев та элиталы йортлардан Радий Хәбировның дус-ишләренә бушлай фатирлар таратуы турында бәян иткән иде. Әмма бу эшнең алай гади генә булмавы ачыклана.

Даны чыккан бәйсез “Уфагуб” интернет сәхифәсе әледән-әле фатирлар белән булган мутлыклар турында кире каккысыз мәгълүматлар биреп тора. Андый фактларны 18 июль көнне дә таратты рәсми хакимиятләргә башбирмәс бу сәхифә. Радий Хәбиров бушка өләшкән дип рисвай ителгән фатирларның шәхсән президент Мортаза Рәхимов ризалыгы, аның кушуы буенча бирелгәнлеге турында тәгаен документлар урнаштырылган бу сәхифәдә.

Әлбәттә, халык арасында республика югары түрәләренең Уфа үзәгендәге иң яңа, заманча йортлардан йөзләрчә квадрат метрлы фатирларны, бер тиен дә түләмичә, бушлай алулары болай да мәгълүм иде. Ул хакта оппозиция вәкилләре гел сөйләп килде. Хәзер инде ул гамәлләрне фашлаган документлар җәмәгатьчелек игътибарына да чыга башлады.

Республикадагы танылган галим, икътисад фәннәре докторы Ринат Гатауллин түрәләргә андый фатирларны бушка бирүне аларга миллионнарча сум ришвәт бирү белән бәрабәр, дип бәяли.

“Бу хәлләр туксанынчы еллардан ук килә. Башкортстан президентының имзалары да анда торгач, ул да президент була алмый. Тикшерү вакытына, Радий Хәбиров кебек үк, ул да вазифасыннан китеп торырга тиеш”, ди Ринат Гатауллин.
XS
SM
MD
LG