Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар бүлекләренә укырга килүчеләр кими


Башкортстан югары уку йортларында кабул итү имтиханнары башланып китте. Әмма уку йортларындагы татар теле бүлекләренә укырга керергә теләүчеләр бик аз.

Хәтта аларда конкурс та юк дәрәҗәсендә, бер урынга бер генә кеше имтихан тота, диярлек.

Башкортстан дәүләт университетына һәм Башкортстан дәүләт педагогия университетына татар теле бүлекләренә килүчеләр элекке елларда шактый күп була торган иде. Әмма соңгы ике-өч елда аларга килүчеләр саны бермә-бер кимеде. Мисал өчен, Башкортстан дәүләт университетының татар теле бүлегенә быел бер урынга нибары 1,2 кеше туры килә. Гадәттәгечә, татар теле һәм әдәбияты бүлегенә Дүртөйле, Чакмагыш, Яңавыл, Борай, Илеш, Кушнаренко кебек саф татар районнарыннан килүчеләр күпчелекне тәшкил иткән. Укырга килүчеләрнең зур күпчелеге һаман да кызлар. Быел да университетка килгән абитуриентларның икесе генә егет кеше.

Башкортстан дәүләт университеты профессоры Камил Дәүләтшинны да татар бүлекләренә укырга керүчеләр саны кимү хәвефләндерә. Мөгаллимлек эшенә, татар яшьләренә белем бирүгә үзенең кырык елдан артык гомерен багышлаган аксакал сүзләренчә, Башкортстан югары уку йортларына укырга керергә теләүче татар балалары саны кимүнең сәбәпләре берничә төрле.

“Иң беренчедән – Башкортстанда татар мәктәпләре саны кими. Ә инде татар мәктәпләре кими икән, димәк татар теле укытучыларына да киләчәктә ихтыяҗ булмаячак. Моның перспективасы юк, дип, әлбәттә инде, яшьләр татар теле бүлекләренә килергә ашкынып тормый. Кемнең инде университет бетереп, эшсез йөрисе килсен”, ди Камил Дәүләтшин.

Шулай итеп, Башкортстандагы татар теле бүлекләренә укырга килүчеләр саны елдан-ел кими. Аеруча читтән торып уку бүлекләренә укырга керүчеләр аз икән. Хәтта ул бүлекләрнең алдагы бер-ике елда ябылуы да ихтимал.

Әйе, Башкортстандагы югары уку йортларында эшләп килүче татар бүлекләрендә укырга теләүчеләр саны кимү күпләрне борчый. Әмма бу хәлне үзгәртү өчен әлегә берни дә эшләнми дип әйтергә тулы нигезлек бар. Өч ел элек Уфадагы педагогия училищесында татар теле бүлеге ябылган иде инде. Әгәр Башкортстанда татарларга карата әлеге милли сәясәт киләчәктә дә дәвам итсә, университетлардагы татар бүлекләрен дә шул ук язмыш көтүе бик тә ихтимал, дип белдерә укытучылар үзләре дә.
XS
SM
MD
LG