Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 21:28

Тәһран АКШ вәкиллеген ачу турында сөйләшергә әзер


Иранның тышкы эшләр министры Манучер Моттаки, Тәһран АКШ вәкилчелек бүлеген ачу һәм ике ил арасында туры очышлар оештыру мәсьәләсе хакында сөйләшергә әзер, дип белдерде. Моттаки шулай ук АКШ вәкиленең Җеневада үтәргә тиешле атом программасы хакындагы сөйләшүләрдә катнашуын да хуплап каршы алды. Ул бу сөйләшүләрдән тәррәкыять башланыр, дип көтүен белдерде. Моттаки бу хактагы белдерүләрне Анкарада, Төркия тышкы эшләр министры белән сөйләшүләрдән соң ясады.

XS
SM
MD
LG