Accessibility links

Русия тарихта да демократиядән читтә


Галим Дамир Исхаков
Галим Дамир Исхаков

Галимнәр Русиянең өр-яңа тарихы дәреслекләрендә Мәскәүнең бүгенге көн сәясәтен генә алга сөрү башланды дип белдерә.

Русия дөресен әйттермәде, алга таба да әйттермәс! Татар галимнәре әнә шул фикердә. “Русиянең өр-яңа тарихы” дәреслеге тирәсендә тагын вәзгыять куера башлады. Галимә Гөлнар Хәсәнова исә, төрле милләтләргә уңай булмаган караш моннан берничә ел элек басылган тарих дәреслекләрендә ничек булса, яңа языла торганнарында да хөрмәт һәм дөреслек күренмәс дигән фикердә.

“Кайбер китаплар арасында республикаларның барлыгы телгә алынмаганнары да очрый иде. Бүленгән милләтләр мәсьәләсенә килгәндә дә, урыс халкы гына телгә алына иде. Ул урыслар проблемасы итеп кенә күрсәтелгән, ә бүтән милләтләрнең язмышы бөтенләй күрсәтелмәгән. Урыс халкы гына андый хәлдә калмаган бит инде”, ди узган гасырның 90 елларыннан алып 21 гасыр башына кадәр басылган бөтен тарих дәреслекләрен тикшергән Гөлнар Хәсәнова.
Эзләнүләрнең нигезе итеп ул “Милләтләрнең проблемалары нинди, дәреслекләрдә милли проблемалар ничек яктыртылуын”алган.Бу хакта һәм башка юнәлешләрне тикшергән бу китап 2004 елда Кушма Штатларда чыккан. Русиянең фән һәм мәгариф министрлыгы үтенече белән эшләнгән икән дип ялгыша күрмәгез.
Кайбер галимнәр әйтүенчә, Русия сәясәтчеләре, тарихчылары дәреслекләрдә милләтләрнең язмышын, проблемаларын гына түгел, ә күп төрлелекне күрсәтмәү өчен тырыша. Дәреслекләрдә төрле милләт, республикалар турында ләм-мим булгач, аларның проблемалары да юк булып чыга. Русиянең башкаларны күрмичә, үзе алып барган юлны гына демократия дип атап өр яңа тарихны да шундый рухта язарга теләве, киләчәктә милли республикаларның үз тарих дәреслекләрендә дә чагылу куркынычы бар.
Галим Дамир Исхаков исә, ни генә булса да, дөреслекне күрсәтүне саклап калу өчен бөтен көчне куярга кирәк, ди. “Татарстанның үзендә дә бер генә карашны эченә алган дәреслек хәзерләргә кирәк дигән фикерләр бар. Минемчә, бу ялгыш фикер. Татарстан эчендә демократия яшәсен өчен безгә төрле фикерләрне үзенә туплаган дәреслек әзерләргә кирәк”, ди Дамир Исхаков. Һәм ул, әле яңа гына Русия дәүләт хезмәтенең фәннәр академиясе профессоры Оксана Гаман-Голутвина белдерүен дөрес эшләгән дип бәяләде. Чөнки Гаман-Голутвинага мәктәпләр өчен Русиянең өр яңа тарихы дәреслегенең яңа басмасын әзерләүчеләр төркемен җитәкләргә кушкач, ул “үзенең исемен бу оят белән бәйләргә теләмәвен” белдерде.
Оксана Гаман-Голутвина
Русия президенты тәкъдиме белән басылган дәреслекнең беренче редакциясе күп вакыйгаларны чагылдырганда объектив булмаган өчен һәм күп төгәлсезлекләр җибәрелгәнгә зур шау-шу тудырган иде.
“Монда 90 елларга караганда артка чигелеш сизелә. Беренчедән монда империячел идеология нык кына көчәйгән. Аны чагыштырып караганда шуны күрәсең, хәтта 19 йөз башында язылган Карамзин китабына ошаган урыннар да күзгә чалына башлады. Самодержавиячел идеология элементлары да бар монда. “Русиянең иң яңа тарихы”н язган вакытта монда Русиянең хөкем итүче даирәләрнең эшләгән әшләренә “ләббәйкә” әйтү бик ачык сизелә. Бу бердән-бер дөрес юл дип таныла. Путин президентлыгына бик яхшы вакыт дип бәя бирелә. Русиянең эчке һәм тышкы сәясәте дә уңай яктан бәяләнә. Милли мәсьәләләргә монда урын аз бирелә. Русиядә милли мәсьәләләр гел яхшы чишелгән, монда бернинди каршылыклар да булмаган дигән фикерләр әйтелә.

Һәлбүки, Татарстан эченнән караганда без беләбез, 90 елларда милли хәрәкәт башланган көчле вакытта, монда милли хәрәкәт юкка гына түгел, ә Советлар берлеге эчендәге каршылыклар нигезендә килеп чыкты һәм алар әле бүген дә калды. Шуңа күрә, бу мәсьәләрне читкә этәреп, аларга күз йому бу дәреслектә сизелә. Күптөрле трактовкалар булган дәреслекләр чыгарасы урынга, бер генә фикерле дәреслек әзерләргә тырышу Русиянең демократик юлдан бармавын күрсәткән бер мисал”, ди Дамир Исхаков.
XS
SM
MD
LG