Accessibility links

Кайнар хәбәр

Салават концерты алдыннан ике шау-шу


Салават турында чыга башлаган язмалар булачак концерты алдыннан ясала. Fayda.tatshop.ru фотосы.
Салават турында чыга башлаган язмалар булачак концерты алдыннан ясала. Fayda.tatshop.ru фотосы.

Казан Салават концертларына әзерләнә. Аның алдыннан матбугат җырчыны ике шау-шу янында искә ала.

Аренда бәясен кыйммәтсенгән

Чаллыда бер төркем эшмәкәр җир өчен аренда түләргә теләми. Араларында җырчы Салават та бар.

Мәхкәмәдә Чаллы идарәсе керткән яңа хисаплар, бермә-бермә арткан бәяләргә каршы дау куптарылган эшләр карала. Татарстан арбитраж мәхкәмәсе шәһәр хакимиятен өлешчә гаепле дип тә тапкан. «КоммерсантЪ» Чаллы шәһәре идарәсе “чын проблема” каршында калды дип яза.

Сүз җир арендасына кагыла. 2008 елдан башлап җирле эшмәкәрләр гаммәви төстә җир өчен түләнә торган аренда бәясен күпсенеп мәхкәмәгә мөрәҗәгать итә башлаган. Чаллы хакимиятенең җир һәм милек мөнәсәбәтләре идарәсе мөдир урынбасары Зөлфия Курамшина да бу проблеманы таныган. Ул газетага «Дәүләт кармагында булган җиргә аренда өчен түләүдә бәхәс килеп чыкты” дип белдергән.

Мәхкәмәгә кергән «КОММОН» ширкәте вәкиле Елена Деревлева 1,049 гектар җир турында сүз баруын әйткән. Анда «Салават» атлы автомобиль кую урыны урнашкан. Аның директоры исә, мәхкәмәгә кергән гариза буенча, “билгеле җырчы һәм автоузышчы Салават Фәтхетдинов” дип яза газета. Бүген шул җирләрне арендалалар өчен 800 мең сум акча кирәк, ди. Елена Деревлева бу бәяне бик нык күпертелгән, күтәрә алмаслык бәя дип атаган.

Булат - Салават улы түгел, дип яза башладылар

Шул ук вакытта Татарстандагы матбугат Салаватның нәселе янында килеп туган имеш-мимешләргә кагылып уза. Сүз аның улы булуга дәгъвә иткән Булат, аның әнисе Лира Кошеловалар башлап җибәргән мәхкәмә эше турында бара.

Мәхкәмә сорауга нокта куярга, Салават Булатның әтисеме, юкмы икәнлеген төгәл белергә теләп ДНК анализын ясарга кушкан булган. “Казанские ведомости”кебек район яки шәһәр газеталарына өстәлеп китүче "Татар-информ" үз кушымтасы шуны искз төшерә. “ДНК күрсәтте. Салват Фәтхетдинов һәм Булат Кошелов туганнар түгел. Малайның әтисе башка кеше”, дип языла. Эксперт комиссиясе шундый нәтиҗә чыгарган.

Аңа "зыян була алмый"


Җырчы Салаватны еш кына “беренче йолдыз” дип тә атыйлар. Казан август аенда аның күп кеше карый торган тамашасына әзерләнә. Салаватның егерменче сезоны ачыла. Дивар-такталарга, урам-проспектларга язулар эленгән. 1-14 август көннәрендә уза ул. Кайберәүләр Салават турында урыс телле матбугатта чыга башлаган язмаларны шул уңайдан сүз күпертү, дип тә бәяли. Тик менә bнтернетта җырчы аз рекламалана, дип уйлау бар. Бу нисбәттән Bulmas.ru хуҗасы Рүзил Мөхетдинов "Азатлык"ка, Салават турында ни язсалар да, аңа "зыян була алмый" дип белдергән иде.

XS
SM
MD
LG