Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рекламның милләте бармы?


Тикшерүчеләр төбәк телевидениеләрендә реклам бирү 53% артты дисә дә, "Татарстан Яңа гасыр" каналы милли рекламга кытлык кичерә.

“АКАР” оешмасы белгечләре тикшерүләренчә федераль массакүләм мәгълүмат чараларында реклам базары 2007 елда 22,7% артса, төбәкләрдә бу мәсьәләнең торышы тагын да яхшырак. Биредә реклам хисабына башкарылган керем 47% арткан. “Яңа гасыр” каналында да бу күрсәткечләрне кире какмыйлар. Узган елда алар да рекламнан керем күп булды ди. 2008 елга исә керемне 53% арттыру планнаштырыла. Әмма шуңа да карамастан “Яңа гасыр” реклам рейтингы буенча әле 7 урында гына. Бу урынны да әле ул “Эфир” телеканалы белән бүлешә.
Федераль телеканалларга килгәндә, шушы көннәрдә Газета. ру сәхифәсе, соңгы елларда үзәк телеканалларда рекламның нык үсешен турында яза. Мәсәлән, “1 канал”ның еллык кереме узган ел белән чагыштырганда 25,7 % артып 20 миллиард дип исәпләнә.
“Яңа гасыр”ның реклам үзәге хезмәткәре Наилә Сәхәбиева әйтүенчә, бүгенге көндә Татарстан телевидениясе рекламның төрле юлларын тәкъдим итә. Бу тапшырулар арасында чыгучы кыска вакытлы видеоязмалар,теге яисә бу тапшыруда аерым чыгышар, төрле акцияләр булырга мөмкин. Бәяләре күләменә карап төрле. Без санаган очракта көнгә 15 секунд реклам хакы 5300 сум булды. Реклам бер ай буе дәвам итсә, билгеле монда яхшы гына ташламалар да вәгъдә ителә.
Телевидениядә милли рекламга килгәндә, сер түгел, бүгенге көндә һәркем беренче чиратта үз товары хакында, ә милләт турында кайгыртмый. Шунлыктан, “Яңа гасыр”да да, милли реклам бирү аксый. Телвидения җитәкчеләре исә, рекламга бөтенләй дә милли яктан карарга киңәш итми, моны бары тик бизнеска кайтарып калдылар. Ә алар фикеренчә, бизнесның милләте юк. “Яңа гасырда” рекламнар күбрәк нинди телдә бара дигәнгә, реклам үзәге хезмәткәре Наилә Сәхәбиева болай диде:
"Әлбәттә беренче урынга рус теле чыга. Чөнки безне караучыларның 40%ты гына татар телен белә. Әмма шулай да реклам биргәндә беренче чиратта аның кемгә юнәлтелгәнен карарга кирәк. Мәсәлән, бу авыл хуҗалыгында кулланырга тиешле берәр товар икән, билгеле авыл кешеләренә, юнәлтелгән реклам татарча булса кулайрак. Әмма безнең телевидениедә рекламнар күбесенчә русча бара. Чөни бу телне татарлар да, руслар да белә. Безнең редакциядән карасак та, биредә 20% татарлар эшли, әмма аларның күбесе туган телен белми".
“Яңа гасыр” каналы реклам биреп кенә үз көнен үзе күрә аламы дигән сорауга исә, биредә эшләүчеләрнең күбесе зур шик белдерде. Телевидениядәге зур җитәкчелекнең исә бу уңайдан фикере төгәл - һәрбер телеканал ныклы эш алып барыр өчен азмы-күпме дәүләт тарафыннан финансланырга тиеш, реклам белән генә бүгенге массакүләм мәгълүмат базарында «Яңа гасыр» кебек яртылаш милләт өчен, яртылаш үзенең матlи хәлен кайгырткан телеканал яши алмый.
XS
SM
MD
LG