Accessibility links

Кайнар хәбәр

Камил Исхаков: Ерак Көнчыгыш урынына Якыны


18 июльдә Русиянең мөфтиләр шурасында, аның рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин шушы араларда гына Ислам конференциясе оешмасына Русия вәкиле булып билгеләнгән Камил Исхаков белән очрашты.

Камил Исхаковның яңа урынга билгеләнүе уңаеннан Азатлык радиосы аңарга һәм Равиль Гайнетдингә берничә сорау белән мөрәҗәгать итте.

Ислам конференциясе оешмасына Русия вәкилен билгеләү турындагы фәрманны әле элекке президент Путин ук әзерләп калдырган булган. Камил Исхаков үзенең шушы яңа эшкә билгеләнүен бик шатланып кабул итүен белдерде.

"Сез инде хәзер Согүд Гарәбстанында яшиячәксез, биш вакыт намаз укырга да кирәк булачактыр", дигәнгә Камил әфәнде "Сөбханалла!" диде. Бәлки ул "Иншалла!" дип тә әйтергә теләгәндер, чөнки алга таба урыс телендә биргән әңгәмәсендә ул 2005 елгы саммит вакытында согүди патшасы белән инде Кагъбә эчендә бер намаз укыганын әйтте.

Рәсми Мәскәүнең Камил Исхаковны Ислам конференциясе оешмасына вәкил итеп җибәрүе артында аның Татарстан кешесе, татар, ягъни мөселман кешесе булуы ята дигән фараз сер түгел.

"Бу оешмада Татарстан ролен ничек күрәсез, Татарстанны да ничек вәкиллек итә аласыз?" дигән сорауга Камил Исхаков:

"Мин, әлбәттә, Татарстанны күптән һәм эчтән беләм. Минемчә, Татарстанда ислам үзен иң яхшы яктан гына күрсәтә. Ләкин мин бу оешмада исламны гына түгел, ә Русия вәкиле буларак, Русиянең башка халыкларын да вәкиллек итәргә тиеш булачакмын", диде.

Гарәп телен белүгә килгәндә, Камил Исхаков: "Мин бары ике телне - татар һәм урыс телләрен генә беләм", дип җавап бирде.

Ислам конференциясе оешмасының баш идарәсе Согүд Гарәбстанының Җиддә шәһәрендә урнашкан. "Бу эш сезне туган яклардан бик еракка алып китә инде" дигәнгә Камил Исхаков:

"Кире кайтырга насыйп булыр әле", ди Исхаков Азатлыкка
"Мин Ерак Көнчыгышта да эшләдем. Ул яклар Татарстаннан тагы да ераграк иде. Гарәбстан әле якынрак, Мәскәү белән вакыт аермасы да бары тик бер генә сәгать. Бер дә ерак түгел", диде. Казанның элекке хакиме сүзләренә караганда, Җиддәгә китү барыбер вакытлы гына бер эш. "Кире кайтырга насыйп булыр дип уйлыйм", диде Камил Исхаков Азатлык радиосына.

Русиянең Ислам конференциясе оешмасында әлегә даими илчесе юк иде, 57 мөселман илен берләштергән шушы оешма эшендә Русия күзәтүче буларак катнаша. "Бу вазифада миңа кадәр беркем дә эшләмәгән. Шуңа да эшне өр-яңадан башларга, күп нәрсәләрне өйрәнергә кирәк булачак. Равил хәзрәт белән дә бүген менә шул хакта фикер алыштык", диде Исхаков.

Ул шулай ук үзенең Ислам конференциясе оешмасының баш катыйбе Икъмәлетдин Ихсануглы белән күптәннән таныш һәм дус булуын да әйтте. "2005 елгы саммитта эше бик күп булуга карармастан, Ихсануглы безнең вәкиллекне үз өендә кабул итте. Мин бу дуслыкны югалтмаска тырышам", диде Камил Исхаков.

Татар кешесенең, шуның өстенә әле мөселман кешесенең шундый вазифага билгеләнүен Русия Мөфтиләр шурасы, шәхсән Равил хәзрәт бик шатланып кабул итүен әйтте.

"Бу урынга башка милләт кешесе түгел, ә татар кешесе куелуы икеләтә шатлык", диде ул. "Без исә үз ягыбыздан Камил Исхаковның бу билгеләнүеннән соң Русия мөселманнарына карата халыкара оешмаларда игътибарлы мөнәсәбәт артыр дип ышанып калабыз. Без аның белән аралашып, мәгълүмәт алышып торачакбыз", диде Равил Гайнетдин.
XS
SM
MD
LG