Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйракта сөнниләр яңадан хөкүмәткә кушыла


Гыйракның сөнниләр блогы шыгыйлар җитәкчелегендәге хөкүмәткә яңадан кушылды. Бу илкүләм татулашуга таба мөһим адым буларак бәяләнә.

Парламенттагы сөнниләр блогы хөкүмәттә буш торган берничә министр урынына үз вәкилләрен раслады.

Сөнниләр вәкиле Сәлим әҗ-Җубури Рейтер агентлыгына бу хәбәрне раслап моны сәяси реформаларга таба чын адым дип атады.

Сөнниләр иминлек мәсьәләләрендә үзләренә күбрәк мөмкинлекләр бирү һәм күпчелекне тәшкил итүче сөнни тоткыннарны иреккә чыгару таләбе белән былтыр август аенда хөкүмәттән үз министрларын чыгарган иде.

Ул урыннарның күпчелеге шуннан бирле буш торды.

XS
SM
MD
LG