Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әл-Мәликинең Обама планын хуплавы дөрес аңлашылмаган


Гыйрак хөкүмәте сүзчесе белдерүенчә, премьер-министр Нури әл-Мәликинең 16 айда Гыйрактан АКШ хәрбиләрен чыгару турындагы Барак Обама тәкъдимен шимбә көнне шәхсән хуплавы дөрес аңлашылмаган.

Сүзче Али әд-Дабба әл-Мәликинең алман журналы "Der Spiegel"гә әйткәннәре гарәп теленнән дөрес тәрҗемә ителмәгән диде.

Әд-Дабба әл-Мәлики яки хөкүмәтнең башка әгъзалары әйткәннәр АКШ президентлыгына намзәтләрне яклау буларак кабул ителергә тиеш түгел ди.

XS
SM
MD
LG