Accessibility links

Кайнар хәбәр

Узган айда Русия гаскәрендә 33 кеше үлгән


Узган айда Русия кораллы көчләрендә интихарчылык, казалар һәм кагыйдә бозулар нәтиҗәсендә 33 хәрби һәлак булган.

Саклану министрлыгы белдерүенчә, узган айда 20 хәрби үз-үзен үтергән.

8 хәрби төрле казалардан һәм тагын 4-әү юл һәлакәтләрендә үлгән.

1 хәрби корал белән эш итү кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә үлгән.

Ел башыннан шундый сәбәпләр белән барлыгы 208 хәрбинең гөмере өзелгән.

XS
SM
MD
LG