Accessibility links

Кайнар хәбәр

Браун тормышчан Фәлестин дәүләте булдырырга чакыра


Бүген Фәлестин җирләренә килгән британ премьер-министры Гордон Браун Фәлестин һәм Израиль ягын Якын Көнчыгышта тату күршеләр булып яшәргә чакырды.

Бәетләһемдә чыгыш ясап Браун Израильнең Көнбатыш Ярда иминлек дивары төзүе Фәлестин-Израиль низагына сөйләшүләр аша чишелеш табу кирәклеген күрсәтә диде.

"Кечкенәдән үк дини китаптан мин Бәетләһемне тынычлык һәм өмет символы буларак беләм. Әмма бүген бу дивар безгә фәлестин халкына гаделлек, оккупацияне бетерү һәм тормышчан Фәлестин дәүләте кирәклеген күрсәтә диде Браун.

Браун моны Фәлестин идарәсе башлыгы Мәхмүт Габбас белән очрашудан соң әйтте.

Британия хөкүмәте башлыгы буларак Израильгә һәм Фәлестин җирләренә беренче мәртәбә килгән Браун башта Израиль президенты Шимон Перес белән очрашты.

XS
SM
MD
LG