Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ көчләре Гыйракта виләят башлыгы улын һәм туганнан туганын үтерде


АКШ хәрбиләре рейд вакытында Гыйракның төньягындагы Сәләхетдин виләяте башлыгының улын һәм туганнан туганын атып үтерде.

Полиция белдерүенчә, Хәмит Хуммут әш-Шактиның улы Хусам һәм туганнан туганы Үдәй Бәйҗи шәһәрендә үтерелгән.

АКШ хәрбиләре белдерүенчә, хәрбиләр бер йортка кереп анда кораллы 2 кешене күргән һәм аларны дошманга охшатып атып үтергән.

Соңрак аларның виләят башлыгының туганнары булуы ачыкланган.

XS
SM
MD
LG