Accessibility links

Кытай белән Русия чик килешүе имзалады


Кытай белән Русия дистәләрчә ел дәвам иткән чик каршылыгына нокта куючы килешү имзалады.

Килешүне Пекиңда ике илнең тышкы эшләр министрлары имзалады. Ул ике ил арасындагы 4300-ләп чакрымлы чик килешүенә өстәмә булачак.

Имзалаудан соң журналистлар алдында Кытай тышкы эшләр министры Яң Жиечи белән чыгыш ясап Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров "Русия-Кытай чиге тотрыклылык, ачыклык, дуслык, үзеш һәм муллык чиге булсын өчен хәзер хокукый яктан барлык шартлар да тудырылды," - диде.

XS
SM
MD
LG