Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уйгырлар белән теләктәшлек һәм Олимпиада


Пекин Олимпиадасы якынлашкан саен дөнья буйлап Кытай җитәкчелегенең Тибет һәм Көнчыгыш Төркестандагы баскын сәясәтенә игътибарны арттыру таләбе җәелә. Моңа татар зыялылары да кушыла. Азатлыкның коментар баганысында бүген "Иттифак" партиясе җитәкчесе Фәүзия Бәйрәмова мәкаләсе.

Кеше хокуклары тамырдан бозылган һәм үтәлмәгән, коммунистик идеология белән агуланган, ярты дөньяны астыртын экспансия белән яулап алып килгән Кытайда, гомумән, Олимпиада үткәрелергә тиеш түгел иде. Әмма Олимпиада комитеты җитәкчелеге бу адымга барасы итте һәм Кытай диктатурасының кулларын ахыргача чиште, инде коммунистик сөремгә кытай шовинистлыгы килеп кушылды.

Нәтиҗәдә, Кытайда яшәүче болай да хокуксыз һәм җәберләнгән тибетлар һәм уйгырларның хәле тагы да авырлашты, аларны хаксызга кулга алулар һәм төрмәләргә утыртулар бермә-бер артты. Тибетларның авыр хәленә дөнья җәмәгатьчелеге бераз игътибар итсә дә, уйгырларның аянычлы язмышы турында белүчеләр бик аз.

Меңнәрчә еллар буе Шәркый Төркестанда – үз Ана Ватаннарында гомер сөргән һәм башка тугандаш төрки халыклар белән дистәләгән дәүләтләр тоткан уйгырлар бүгенгесе көндә Кытайда милләт буларак юкка чыгу алдында тора. 18 гасырның уртасыннан Кытай һәм Русия империясе тарафыннан таланган, бүлгәләнгән һәм канга батырылган Уйгырстан озак еллар буе үзенең бәйсезлеге өчен көрәшә, бу юлда күп корбаннар бирә.

Әмма коммунистик идеология белән коралланган, берүк вакытта бөек милләт шовинизмы белән агуланган Кытай дәүләте бу борынгы халыкны юк итү өчен 20 гасырда уйгырларга карата тиңе булмаган явызлыклар кыла. Уйгыр тарихы кытайлар тарафыннан яңадан һәм бозып языла, уйгыр теле кытай теле белән алыштырыла, ислам дине тоткан уйгырларны төрмәләрдә юк итүләр башлана, уйгырлар яшәгән җирләрдә даими рәвештә атом-төш коралы сынала, шулай итеп, уйгырларга карата атом геноциды уздырыла, Уйгырстанга күпләп кытайларны күчереп утырта башлыйлар, нәтиҗәдә, төп халык азчылык булып кала, Шәркый Төркестанга кытайча Синьҗән атамасы бирәләр һәм аны Кытайның гадәти төбәгенә әйләндерәләр, 30 миллионлы уйгыр халкын рәсми мәгълүматларда киметеп, 8 миллионга калдыралар. Шулай итеп, Кытай Халык Республикасы уйгырларга карата тарихи, этник, экологик геноцид уздыра, аны юк итү максаты куя.

Олимпия уеннары алдыннан Кытайда яшәүче уйгырларның хәлләре тагы да авырлашты, булмаган терроризмда гаепләп яки шикләнеп, аларны кулга алулар тагы да көчәйде, базарлары ябылды, күпчелек уйгырлар, ышанычсыз, дип эштән чыгарылды, аларга зур шәһәрләрдә күренү тыелды, ил буенча хәрәкәт итү туктатылды. Шулай итеп, Олимпиада битлеге астында, Кытай Халык Республикасы уйгырларга карата дәүләт терроры башлады.

Югарыда әйтелгәннәрдән чыгып, демократик идеяләрдә торган һәм кеше хокукларын яклаган дәүләтләр, беренче чиратта Америка һәм Европа илләре Кытайдагы Олимпиадада катнашмаска тиеш дигән фикер шактый нигезле күренә. Бу бигрәк тә төрки дәүләтләргә, беренче чиратта Төркиягә, Казакъстанга, Әзербайҗанга, Төркмәнстан, Кыргызстан, Үзбәкстанга һәм башка илләрнең дә төрки спротчыларына кагыла. Уйгырлар һәм тибетлар Кытай төрмәләрендә канга батып ятканда, борынгылардан булган бу милләтләр кытай басымы астында юкка чыгып килгәндә, бу илдә Олимпиадада катнашу – ул Кытайның шушы сәясәтен яклау булыр иде.

Фәүзия Бәйрәмова,
“Иттифак” татар милли бәйсезлек партиясе рәисе

Азатлыкның "Коментар" бүлегендәге фикерләр авторларның шәхси карашларын чагылдыра.
XS
SM
MD
LG