Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Евровидение шәһәре итеп Мәскәүне сайлады


Русия хәбәр агентлыклары премьер-министр Владимир Путин киләсе елгы Евровидение җыр бәйгесен үткәрү урыны итеп Мәскәүне сайлады дип белдерә.

Моңарчы халыкта бәйге Мәскәүдәме, Петербурдамы үтәр дигән бәхәсләр бара иде.

Быел Сербиядә үткән бәйгедә Дима Билан Believe җыры белән беренче урынны алу сәбәпле киләсе елда Евровидение Русиядә үтәчәк.

Петербур губернаторы Валентина Матвиенко Петербур бу бәйгене үткәрергә әзер дип белдергән иде. Әмма Билан аның Мәскәүдә үтүен теләде.

XS
SM
MD
LG