Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сербия Европа Берлеге дәүләтләренә илчеләрен кайтару турында уйлый


Сербия тышкы эшләр министры Вук Еремич Косово бәйсезлеген таныган Европа Берлеге илләренә Сербиянең илчеләрен яңадан җибәрергә чакырды.

Еремич киләсе атнада хөкүмәткә рәсми мөрәҗәгать белән чыгачагын һәм бертавыштан уңай карар булыр дип өметләнүен белдерде.

Февраль аенда Сербиядән бәйсезлеген игълан иткән Косовоны Берлектәге 20 ил таныды.

Сербия моңа ризасызлык белдереп ул дәүләтләрдән илчеләрен чакыртып алды.

Әмма шулай ук Косово бәйсезлеген таныган АКШ яки Япония кебек Европа Берлегендә булмаган дәүләтләргә илчеләрне кайтару мәсьәләсе каралмый.
XS
SM
MD
LG