Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 00:17

Русия хөкүмәте илнең юл хәрәкәте иминлеген саклау өлкәсендә исерек килеш руль артына утыручыларга карата җәзаларны бермә-бер катгыйландырды.

Пекинда Олимпиада уеннары башлануга санаулы көннәр калып бара. Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев белдерүенчә, бу уеннарга республикадан һичшиксез вәкилләр барачак. Анда баруның төп максатын Шәймиев, Казанда Универсиадага әзерләнү, тәҗрибә уртаклашу, диде. Татарстан җитәкчелеген Пекиндагы юллар, аларның хәлләре кызыксындырырмы, әлегә билгесез. Казан юлларында Пекиндагы тәртипләр урнашырмы юкмы, татар һәм урыс минталитеты моны тиешенчә кабул итә алырмы монысын да вакыт күрсәтер.
Пекин юлларына килгәндә, биредә Олимпиада уңаеннан бу уеннарда катнашучыларны йөртүче автобуслар өчен юлда аерым юл бүлеп бирелгән һәм анда башкаларның йөрергә хокукы юк. Әле күптән түгел генә мондый тәртип Казанга да кертелгән иде. Маршрут автобусларына юлның уң ягыннан гына барырга дип аерым бер юнәлеш тә бүлеп биреп карадылар, әмма бүгенге көнгә кадәр бу бүленешкә берәүнең дә исе китми. Элек ничек булган, шулай чабалар.
Пекин юлларындагы икенче бер тәртип, шулай ук Казан юлларын берникадәр тәртипкә китерергә ярдәм итәр иде. Пекинда җөп санга беткән көннәрдә җөп номерлы машиналар гына, так санга беткән көннәрдә так номерлы машиналар гына йөриячәк. Шунлыктан Пекин хакимияте биредәге юл бөкеләреннән дә котыла, шәһәрнең экологиясен дә саклый.
Аның каравы, Русия, шул исәптән Татарстан җитәкчелеге дә, юлда тәртипне күбесенчә җәзаларны катгыйландырып кына ирешеп була дигән фикердә тора. Дүшәмбе республика президенты Миңтимер Шәймиев, транспорт салымы канунына үзгәрешләр кертүгә кул куйды. Русиянең салым кодексы нигезендә, әлеге үзгәрешләр 2009 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк. Гади кешеләр салым арткач, юллар да төзекләндереләчәк, дип өметләнә.
Әле күптән түгел генә юл кагыйдәләрен бозган өчен штрафларның бермә-бер артуы күзәтелсә, тиздән исерек килеш руль артына утыручыларга карата да җәза катгыйланачак. Русия хөкүмәте матбугат үзәге хәбәр итүенчә, бу мәсьәлә Русия хөкүмәте президиумында каралган. Министр Рәшит Нургалиевнең җинаятьчелек кодексына үзгәрешләр кертү уңаеннан чыгышында да бу мәсьәлә кузгалтылган. Үзгәрешләр кертелгәннән соң хәл башкача булачак.
Әгәр элегрәк машина белән кешене бәреп киткән өчен исерек килеш руль артына утыручыны да, аекны да бер төрле җәза көтсә, хәзер исерекләр өчен ул шактый катылана. Юл һәлакәтендә бер кеше үлсә, исерек машина йөртүчегә 7, ике һәм аннан күбрәк үлүче булса 9 ел төрмә көтә. Русия хөкүмәте фикеренчә, Русия Дәүләт думасы депутатлары ялдан чыккач, әлеге төзәтмәләр алар карамагына да тәкъдим ителәчәк.
Бу уңайдан Русия премьер-министры Владимир Путин да:
“Мондый үзгәрешләр күптән кирәк иде инде. Агымдагы елның 20 июль көнен мисал итеп китермәкче булам. 1 көндә 707 юл һәлакәте. 120 кеше һәлак булган, 900дан артык җәрәхәтләнүче”, диде.
Җәй көннәрендә Татарстанда да исерек килеш руль артына утыру очраклары күбәя. Татарстанның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт идарәсе биргән мәгълүматларга караганда, соңгы 6 айда, республикада исерек машина йөртүчеләре гаебе белән 155 юл һәлакәте булган. Анда 20 кеше үлгән, 250се җәрәхәтләнгән.
Республикада исерек килеш руль артына утыручыларның саны артуы һәм аларга карата җәзалар турында юл хәрәкәте иминлек дәүләт идарәсенең Мәскәү районы бүлеге хезмәткәре Рәшит Хәмидуллин болай диде:
“Хәзер җәй вакыты, су коенырга, бакчаларга баралар. Шуңа күрә ял рухы тәэсирендә кешеләр, сырасын да, башка исерткеч эчемлекләрне дә эчә. Соңгы айларда күпме исерек машина йөртүчесе тотылганын әйтүе кыен, әмма көнгә якынча 9 кеше тотыла. Исерек килеш руль артына утыручылар гаебе белән юл һәлакәтләре исә, берничә төрдә була. Биредә үлүчеләр, җәрәхәтләнүчеләр санына карап, җәза да чыгарыла. Гадәттә, исерек машина йөртүче кешене бәреп үтерә икән, аңа карата шунда ук җинаять эше кузгалтыла".
Шулай итеп, Русия җитәкчелеге җәзаларны арттырып, тәртип урнаштырмакчы. Яңа елдан Русиядә катгый юл хәрәкәте җәзалары урнаштырылса да, әлегә аның артык уңай нәтиҗәләре күренми. Казанда да кагыйдә бар, тик аны үтәүче генә юк.

XS
SM
MD
LG