Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кулайлаштыру кулай да, начар да


Татарстан мәдәният хезмәткәрләренең Буада үткән II слетында кулайлаштыру турында да сүз булды.

Бигрәк тә Яшел Үзән районында һәм Алабуга районында үткән чаралар нәтиҗәсе белән килешерлек түгел икән. Бу хакта Татарстан мәдәният министрлыгы хисабыннан билгеле булды. Чөнки Яшел Үзәндә 7 авыл китапханә ябылу нәтиҗәсендә 67 кеше эшсез калган һәм алар арасында 25 китапханәче дә бар. Бу хәл авылда халыкны китап белән тәэмин итүдә тискәре йогынты ясаячак.
Балтач районы мәдәният бүлеге мөдире Рафис Садыйков исә, үзләренең районнарында кулайлаштыруның 1993 елда ук үтүен әйтте. Аларда китапханәләр барсы да мәдәният йорты бинасына кереп утырган. Авыл җирлеге башлыклары да үзләренең идарәләре белән шулай ук клуб бинасында утыралар икән. “Кечкенә авылда китапханәне яки мәдәният йортын ябуны күз алдына да китерә алмыйм, һәм ул булырга тиеш түгел”, ди Садыйков.
Саба районы мәдәният бүлегенең баш белгече Васса Гаялиева исә, авыл, районнарда мәдәният гөрләп торсын өчен хакимиятләр ярдәме һәрдаим булырга тиеш ди. “Безгә район хакимияты бик нык ярдәм итә. Бездә 11 иҗат төркеме бар. Быел 1 млн сумлык костюмнар тектердек, күптән түгел генә 20 баян алдык”, ди Гаялиева. Ул да мәдәният йортлары булмаса авыллар бетәчәк, дип белдерә.
Республиканың милли китапханәсе мөдире Наиль Камбеев фикеренә күрә, бүгенге көндә республикада 20-25 районда гына китапханәләрдәге кампитрлар интернетка тоташтырылу сәбәпле, хәлләр мактанырлык түгел. Мондый тизлектә бу юнәлештә тиз үсеп булмаячак. Шулай да Буа тәҗрибәсе игътибарга лаек. Монда булган кампитрлар интернетка тоташкан. Һәм аларның үз сәхифәләре бар. Алар милли китапханә аркылы барлык дөнья китапханәләренә чыга ала. Буа сәхифәләре белән башка илләрдәге укучылар да таныша ала.
Буадагы слеттан күренешләр
Татарстан хөкүмәте башлыгы урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева кулайлаштыру мәдәният хезмәте күрсәтү сыйфатын яхшыртачак, ди. Мисал өчен Ютазы районында бу яңалыктан соң мәдәният хезмәткәрләренең эш хакы 168%ка үскән. “Иң беренче максат - хезмәт күрсәтүнең сыйфаты яхшырырга тиеш”, ди министр. Бүгенге көндә мәдәният йортлары нинди хәлдә, аларга халык йөриме, шуны тикшерү бара икән.
Мәдәният йорты булмаган авылларга заманча җиһазланган автоклубларны , тиз җыела торган сәхнәләрне йөртү исәпләре. Шул уңайдан, “Авыл кешесенә дә яхшы матур мәдәният йортларында хезмәт күрсәтелергә тиеш. Шәһәр, авыл төшенчәсенең аермасы юкка чыга бара”, ди мәдәният җитәкчелеге.
Буа җирлегендә оештырылган бу слетка республиканың 44 районыннан вәкилләр килгән иде.
XS
SM
MD
LG