Accessibility links

Кайнар хәбәр

Президент хакимиятендә яңа башлык


Башкортстан президенты хакимиятенә яңа башлык билгеләнде.

Ул - Азамат Сәгыйтов. Азамат Сәгыйтов шактый яшь, аңа нибары 41 яшь. Әлеге урынга билгеләнгәнче, ул башкаланың Киров районы хакимияте башлыгы булды. Район хакимиятләре башлыклары арасында да ул иң яше иде.

Президент хакимиятенең элекке башлыгы Радий Хәбиров исә, соңгы чорда республиканың рәсми мәгълүмат чараларында бик телгә алынмый. Интернетның “Уфагуб” сәхифәсе моны Уфага Мәскәүдән кайбер кешеләр килеп, әлеге мәсьәләне бик куертмаска кушулары белән аңлата. Имеш, мондый вакыйгаларны куерту хакимиятләрнең абруен төшерә.

Премьер-министр Раил Сарбаев узган атна ахырында боралакта республика районнарын гизгән иде. Ул машина юлы буйларындагы басуларның гына чәчелгән, эчтәрәк ташландык җирләр күреп, хуҗалыкларның мондый “күз буявына” шаккаткан. Премьер якын араларда мондый районнарның башлыкларына каршы чаралар күрәчәген белдерде.

Президент хакимиятенең элекке башы Радий Хәбиров бик күп районнарга башлык итеп үз кешеләрен куйган булган. Бу турыда “Уфагуб” хәбәр итә. Аңа караганда, алар якын араларда шундый ташландык басулар өчен эштән алыначак.
XS
SM
MD
LG