Accessibility links

Кайнар хәбәр

Салымчылар салым буа


Башкортстан салымчылары акча кысуда яңадан-яңа ысуллар уйлап таба.

Әле күптән түгел генә салымнан, алименттан качучыларны чит илләргә чыкканда тоту ысулын канунлаштырган иделәр. Хәзер чит илләргә турист булып чыгучыларның керемнәре дә тикшереләчәк. Салым хезмәте республиканың барлык сәяхәт ширкәтләренә чит илләргә чыгучылар турында мәгълүмат бирергә күрсәтмә биргән. Бу туристлар агымын бик кыскартачак диләр.

Шенген җирлеге илләренә чыгарга виза алу өчен 2007нче елда кешенең кереме 15 мең сум иде, быелдан башлап 25 меңгә җиткән. Айлык керемнәр шул кадәр булмаса виза бирелми. Шуңа аз керем алучы туристлар хезмәт хакларын арттырып язган. Салым хезмәте исә моны аларның салымнан качуы дип кабул иткән.

Башкортстан турист оешмалары ассоциаициясе салымчыларның әлеге башлангычы белән килешми көрәшергә җыена. Бу ассосиациягә бүген 40 оешма керә, республикада барлыгы 300 сәяхәт ширкәте эшли.
XS
SM
MD
LG