Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дискотека белән алдау


Республиканың хәрби коммиссарияты яшьләр өчен күңел ачу чарасы уздырды.

Ул язгы чакырылыш тәмамлану уңаеннан узды. Язгы чакырылышта хәрби хезмәткә барлыгы 6600 егет киткән. Көзгә исә 12 000 егет алынырга тиеш. Хәрби комиссарият егетләрне җәлеп итү өчен яшьләлргә күңел ачу чарасы уздырды. Аны хәрби комиссар генерал-майор Тимофей Азаров ачты.

“Илдә тәүге тапкыр бер елга хезмәткә алдылар”, дип сүзен башлады хәрби. Русияне саклау өчен киләчәктә тагын да күбрәк егетләрнең хәрби хезмәткә алынырга теләкләре үсәр дигән өмет белдерде. Артабан дискотека узды. Ул төне буе барды џәм фейрверклар, күбек атулар белән тәмамланды.
XS
SM
MD
LG