Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 03:49

Җырчы Салават Миңнеханов: “Музыкаль десант” – романтика!”, ди. Сүз тансык концерт-дискәтүк турында.

Июль азагында татар эстрадасының танылган яшь җырчылары Татарстан буенча сәяхәткә чыгып китте. “Музыкаль десант”та катнашучы җырчылар Дилә, Салават, “Эссе” төркеме егетләре Баулыды, Урыссуда узган концерт-дискәтүкләрдән соң туган хисләре белән уртаклаша.

“Музыкаль десант” 6 июльдә Баулыда, 17cе – Урыссуда узган иде. Анда 30 популяр йолдыз чыгыш ясый. Бу тапшыруда без әлеге тамашаларны халыкның ничек кабул итүен җырчыларның үзләреннән белербез.


Шәп кабул итәләр

“Музыкаль десант”ның әйдаманнарының берсе, “Барс медиа” хезмәткәре Ләйлә Зотова тамашадан алган кичерешләре уртаклаша.

Ләйлә Зотова. Бик шәп кабул итәләр. Бөтен җирдә аншлаг, мәйданнар тулы. Яшьләр дә килә, өлкәннәр дә, абый-апалар, кечкенә балалар да бик күп. Әйтик, Урыссу шәһәрендә әйләндереп алынган киртәләрне кичеп, телефоннарына, фотоаппаратларына җырчыларны сурәткә төшерделәр, “десант” гимнын бергәләшеп җырладылар. Бик шәп, күңелле булды!

Рөстәм Исхакый. Кайсы җырчыларны яхшырак кабул итәләр?

Лейлә Зотова

Ләйлә Зотова. Ленар Сәйфиевны бик әйбәт кабул итәләр, күп итеп чәчәкләр бирәләр, автограф сорыйлар. Шулай ук, Мөнир Рахмаев – танылган. Илнар Сәйфиев, Ландыш Нигъмәтҗанова, Иркә, “Эссе” егетләренә алкышлар күп булды.

Рөстәм Исхакый. Алда нинди районнар көтә?

"Музыкаль десант"ның популяр җырчыларының берсе - Ландыш Нигъмәтҗанова
Ләйлә Зотова.
Бөгелмәдә булдык, аннан Азнакай, Җәлил, Норлат, Лениногорск, Әлмәт, Кукмара, Әгерҗе, Балтач районнарында булачакбыз. Көннәр яхшы тора, күңелле монда, концерттан бушаган арада су коенабыз. Кич белән ачык һавада шоу-тамаша. Урыссуда, мәсәлән, “Музыкаль десант”та милиционерлар 5 меңгә якын кеше булды диделәр.

Рөстәм Исхакый. Сез концерт-дискәтүк тә ясыйсыз, шуны видеога да төшерәсезме?

Ләйлә Зотова. Әйе. Соңыннан ул безнең ТВда да күрсәтеләчәк һәм DVDда да чыгачак. Без аны кино итеп ясарга исәп, бөтен шәһәрләрдә узган тамашаларны кыскартып күрсәтәчәкбез. Октябрь айларында “Музыкаль десант”ның Казанда гала-концерты узачак.

Юлда йөрү ардырмыйммы?

Әлеге масштаблы концерт-дискәтүк турында өстәмәләр кертергә сүзгә Дилә Нигъмәтуллина да кушылды.

Дилә Нигъмәтуллина. Әлегә бик күңелле.

Рөстәм Исхакый. Гел юлда йөрү ардырмыймы соң?

Дилә Нигъмәтуллина. Юк. Монда бит ул районнарның аралары әллә ни ерак түгел.
Дилә Нигъмәтуллина "Азатлык"ның Казан бюросында

Лениногорскта торабыз. Шунсы гына кыен, сәхнәгә чыгуны озак көтәргә кирәк. 30 җырчы бит. Аннары бер-ике генә җыр җырларга кирәк, килгән-килгән күбрәк җырлыйсы килә, ике җыр гына җитми миңа (көлә).

Рөстәм Исхакый. Сез анда ремикслар башкарасызмы, әллә төрлечә буламы?

Дилә Нигъмәтуллина. Концерт-дискәтүк ике өлешкә бүленгән, беренчесендә халыкчан җырлар, аннан соң инде ремикслар. Мәсәлән мин, “Бәллүр савыт”, “Вакыт”, Салават Миңнеханов белән “Аңлашырга иде” җырларының ремиксларын башкарам.

Быел инде ул ачык һавада үтә

Бу көннәрдә “Сине эзлим” җырына клип төшереп бетергән җырчы Салават Миңнеханов та, “Музыкаль десант” югары рухта башланып китте, ди.

Салават Миңнеханов
Салават Миңнеханов.
Узган ел “Музыкаль десант” боз сарайларында узса, быел инде ул ачык һавада үтә. Керү ирекле. Бөтен теләгән кеше килеп безне күрә ала. Ә без инде үз чиратыбызда яшьләрнең, тамашачыларның күңелләрен күтәрергә тырышабыз. Быел беренче тапкыр яшь җырчыларны да иярттек, аларны да яхшы кабул итәләр.

Рөстәм Исхакый. Нинди җырлар башкарасың?

Салават Миңнеханов. Ике җыр башкарам. “Эзлим сине” һәм өр-яңа җырым Кайтып киләм”, шуларга өстәп Дилә Нигъмәтуллина белән дуэт башкарам.

Рөстәм Исхакый. “Музыкаль десант” үтеп киткән районнарның кайсында иң көчле тамашачы дип уйлыйсың?

Салават Миңнеханов. Бу сорауга җавап бирә алмыйм, чөнки һәрбер районда бик яхшы кабул итәләр. Кешеләр килеп автографлар ала, безнең белән фотога төшәләр. Шуңа күрә мин аерып әйтә алмыйм.

Рөстәм Исхакый. “Музыкаль десант” белән ахыргача йөрергә көч җитәрлекме соң, чегәннәрчә йөрү туйдырмыймы?

Салават Миңнеханов. Автобус белән барып, машина эчендә кием алыштырып стадионда чыгыш ясау, кайтып кунакханәдә куну. Гомүмән бу минем өчен романтика! Шуңа күрә, “Музыкаль десант” миңа бик ошый.
Кешеләргә якында
Нияз Вәлиев
“Эссе” егетләре Нияз белән Айрат узган елгы “десант” белән быелгысын чагыштырып мондый нәтиҗәгә килгәннәр.

Нияз Вәлиев. Зур аерма ул - ачык һавада булу. Анда кешеләр дә якынрак, боз сарайларында алар еракта иде. Тавыш ягыннан шулай ук, ачык һавада яхшырак, чагылыш юк, кешеләр белән аралашып була.

Рөстәм Исхакый. Нинди җырларыгызны башкарасыз?

Нияз Вәлиев. Бу чараның максаты - яшьләрне татар җырына тарту. Шуңа күрә,
"ЭССЕ" егетләре Айрат һәм Нияз
кызу темптагы, радиоларда яңгыраган, “Кыз бала”, “Тамчы”, Сиңа кирәк түгел” кебек таныш җырларыбызны җырлыйбыз. Аларны тамашачылар да яхшы кабул итә, яңаларына бик исләре китми.

Айрат Ильясов. Быелгы “десант” составы былтыргыга караганда көчлерәк дияр идем. Җырлаудан тыш мин бит әле “Музыкаль десант”ның алып баручысы да, Гөлназ Сәфәрова белән җырчыларны берәм-берәм сәхнәгә чыгарабыз.

Рөстәм Исхакый. Кайсы районда концерт-дискәтүк яхшырак узды дип уйлыйсың?

Айрат Ильясов
Айрат Ильясов.
Ниндидер кискен нәтиҗәләр ясарга иртә дип уйлыйм, быелгы “десант” бит әле башланып кына китте. Ләкин шулай да, Арчада шәп үтте дип әйтер идем, “Музыкаль десант” башланыр алдыннан шушы состав белән без анда яхшы гына тамаша ясап киткән идек.

“Айфара” катнашмаган

Сез Татарстан районнары буенча сәяхәт үтүче бер төркем җырчылар катнашында узучы “Музыкаль десант” тамашасының геройлары Дилә Нигъмәтуллина, Салават Миңнеханов, “Эссе” егетләренең фикерләрен белдегез. Реклам кәгазьләрендә “Айфара” төркеме дә җырлый дип язылган, тик без әлеге төркемнең солисты Алмаз Шәрифуллин белән сөйләшкәннән соң аның бу тамашада катнашмавын белдек.

XS
SM
MD
LG