Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия аҗдаһа һәм аю утрауларын Кытайга бирде


Русия Кытайга бәхәсле булган Амур елгасының ике утравын бирде. Япония дә Көньяк Курилдагы утрауларга дәгъва кыла. Әмма Русия бирергә теләми.

Дүшәмбе көнне Кытайның тышкы эшләр министры Ян Җечи белән Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Пекинда Русия–Кытай чикләрен билгеләүче килешүне имзалады. Шулай итеп 40 еллап дәвам иткән – Амур елгасының утраулары тирәсендәге бәхәскә нокта куелды. Мәскәү Тарабаров һәм Зур Уссурийскийнының бер өлешен Кытайга бирде.

1991 елдан бәхәсле булган җирләрне Кытайга бирү килешүе 2004 елда ук имзаланган иде. Хәзер Тарабаров – Иньлундао (Көмеш аҗдаһа), ә Зур Уссурийскийның Кытайга бирелгән өлеше Хэйсяцзыдао (Кара аю) дип йөртеләчәк.

Мәскәү рәсмиләре исә бу утрауларны биреп, беренче чиратта Пекин белән араларны якынайтуны күздә тота.

Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров
"Русия-Кытай чиге тотрыклылык, ачыклык, дуслык, үсеш һәм муллык чиге булсын өчен хәзер хокукый яктан барлык шартлар да тудырылды”, диде килешү имзалангач Сергей Лавров.

Шулай итеп Мәскәү Кытайга утрау җирләрен биреп, Пекин белән киеренке мөнәсәбәтләрне яхшыртуны максат итеп куя. Һәм ул Амур утрауларын бу вәзгыятьттә кулланып калырга тырыша.

Ә японнарга Көньяк Курилны бирмиячәк

Япониянең дә Русиягә җир мәсьәләсендә дәгъвалары бар. Алар Көньяк Курилдагы утраулар (Итуруп, Кунашир, Шикотан һәм Хабомаи) японнарныкы, Русия аларны басып алган дип белдереп килә. Чөнки заманында Сталин сугыш башлап һәм җиңеп әлеге утрауларны тартып ала. Һәм анда совет гаскәрләре кертелә. Ләкин “Глобаль сәясәттә Русия” журналы баш мөхәррире Федор Лукьянов әйтүенчә, японнарга Көньяк Курил кайтарылмаячак.

Федор Лукьянов
“Кытай икътисади гына түгел, ә сәяси яктан да үсеш алучы ил һәм аның дәрәҗәсе дөнья күләмендә арта бара. Шуңа Америка, Европа һәм башка дәүләтләр дә аның белән мөнәсәбәтләрне яхшырту турында уйлана. Шул исәптән Русия дә низагъка хәзердән үк нокта кую хәерле булуын аңлый. Чөнки Кытай көчле илгә әйләнгәч аның таләпләре дә артырга мөмкин”, ди Лукьянов.

Аның әйтүенчә, Кытай белән сөйләшүләр озак дәвам итте һәм Русия киләчәккә карап чигенергә мәҗбүр булды, әмма Япония белән ул алай эшләмиячәк.

“Япония мөһим ил, әмма киләчәктә дөнья күләмендә аның тәэсире әлләни зур булмастыр. Шуңа Русиянең ниндидер ташламаларга баруы өчен бернинди сәяси нигез дә юк”, ди Лукьянов.

Русия ел саен Көньяк Курилдан 2 миллион тоннадан күбрәк балык тота. Әгәр дә Русия бу утрауларны Япониягә бирсә, Токиодан балык тоту рөхсәтен алырга кирәк булачак. Моннан тыш, тикшеренүләр нәтиҗәсендә, бу урында табигый газ барлыгы да билгеле булган.

Япониянең мәгариф министрлыгы яңа чыгарган дәреслекләрдә бу җирләр японнарныкы дип яза.
XS
SM
MD
LG