Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ким Миңнуллин: Тел сәясәте катлаулы юнәлеш


Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты җитәкчесе Ким Миңнуллин Татарстанда махсус үзәк булдырып, тел сәясәте белән кызыксынганнарны анда тупларга кирәк, ди. Хөкүмәт тарафыннан әле бу мәсьәләгә ачык караш юк.

Күптән түгел Татарстан Дәүләт Шурасы сессиясендә ТР премьер-министры урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының махсус бер бүлеге итеп социаль-лингвистика үзәген төзү кирәк дигән иде. Институтның җитәкчесе Ким Миңнуллин бу инде күптәнге план, ди. Һәм әлеге үзәк өчен яхшы белгечләр кирәк булуын әйтә.

“Ул тел сәясәтен өйрәнә торган 7-8 кешедән торган бер структура булырга тиеш. Һәм үз эченә республикадагы бөтен шул өлкәдәге белгечләрне туплап, аларны бу эшкә җәлеп итәр иде”, ди Ким Миңнуллин.

Аның әйтүенчә, бу үзәк белгечләре Русиядәге тел сәясәтенә анализ ясап, үзебезнең тел юнәлеше өлкәсендә киләчәккә фаразлар ясый алыр иде. Шул исәптән, киңәшләр бирү дә күздә тотыла.

“Соңгы 10-15 ел эчендә бу өлкәдә фәнни эшләр - диссертация яклаулар да булды. Ләкин аларны язучыларның барысы да республикадагы уку йортларында таралып эшләүчеләр. Аларның барысын да тупларга кирәк. Чөнки кайберләре диссертация яза да бу юнәлештән читкә китә”, дип борчыла институт җитәкчесе.

Ким Миңнуллин Русия күләмендә тел мәсьәләсен төптән өйрәнүче оешмалар юклыгын да әйтә. Булганнары исә күбрәк бүгенге хәлләрне генә анализлый, ди ул.

“Мәскәүдә Видаона Михальченко җитәкчелегендәге тел өйрәнү инстиутында эшләп килә. Алар шактый тәҗрибәле. Ләкин никтер Татарстан өчен мөһим булган мәсьәләләргә артык керми, яисә ярамый торгандыр инде”, ди Миңнуллин.

Ул Татарстандагы бу үзәк төрки халыклар, БДБ илләрендәге тел үсеше тәҗрибәсен тикшерер, әлифба мәсьәләсен өйрәнер иде дигән фикердә тора.

“Мисал өчен, без мактап сөйли торган Швеция белән Финляндиядә бу мәсьәлә ничек тора. Анда гасырлар буе телләрнең яраклашып яшәве ул бит гади генә булдырылган әйберләр түгел. Шул ук Кытайдагы уйгырларның зур тәҗрибәләре барлыгын ишетеп беләм. Әмма болар хакында кулыбызда мәгълүмат юк. Менә шуларны җыеп, барысын да анализлап җитәкчеләргә күрсәтергә булыр иде. Бу эш материалларына әйләнер иде”, ди Ким Миңнуллин.

Шулай ук ул чит илләргә чыгу һәм андагы белгечләрне монда чакыру мөмкинлекләре барлыгы әйтә. Әмма аның өчен Татарстанда алар белән сөйләшә алырлык тәҗрибәле белгечләр булуы зарур.

“Чит илдәге үзәкләр күбрәк аз санлы халыкларның телләрен өйрәнә. Алар мисал өчен Хакасиягә, Якутиягә бара. Мин бу хакта күптән тугел Якутиягә баргач галимнәр белән сөйләштем. Татарстанда шулай ук чагыштырып өйрәнерлек тәҗрибәләр барлыгын белерләр иде”, ди Миңнуллин.

Ул яхшы белгечләр табуы да авыр булуын әйтә. Чөнки тел сәясәте ул күп тармакларны үз эченә ала.

“Бездә тел белгечләре күп һәм бу мәсьәлә белән алар шөгыльләнсен, диләр. Ләкин алар фонетика, лексикография һәм башка юнәлешендә эшли. Әмма моны аңлап җитмиләр. Чөнки социо-лингвистикада белгеч әзерләү ул гади әйбер түгел. Һәм аның өчен эзләнергә кирәк”, ди ул.
XS
SM
MD
LG