Accessibility links

Кайнар хәбәр

Универсиада бәрабәренә икътисадый ярдәм


Татарстан җитәкчелеге Африка илләре белән элемтәләрне ныгыту ягында. Сишәмбе Уганда кунаклары республика хөкүмәте вәкилләре белән очрашты.

Икенче дөнья сугышы тәмамланганнан соң Русиядә “Кирәкми безгә Төркия ярлары, кирәкми безгә Африка” дип җырланса да, хәзер хәл үзгәрде. Төркиягә терәлеп торган Кара диңгез астыннан Европага газ торбасы үтә, бу илнең ярларына көннән-көн күбрәк Русия туристлары ял итергә агыла. Шулай ук Африка да, урыс инвесторларында зур кызыксыну уята. Берләшкән милләтләр оешмасы тикшерүләре күрсәткәнчә, бүгенге көндә Африка илләренә инвестиця кертү, Европа илләренә, яисә Америкага караганда өч тапкырга кулаерак икән.
Татарстан җитәкчелеге дә Африка илләре белән элемтәләрне ныгыту ягында. Әле агымдагы елның маенда, премьер-министр Рөстәм Миңниханов җитәкчелегендәге төркем Угандага рәсми сәфәр кылган иде. Хәзер исә, Уганда вәкилләре үзләре җавап итеп Татарстанга сәфәр ясый. Сишәмбе Уганданың MTN ширкәте мөдирләр шурасы башлыгы Чарльзом Мбире, милли спорт ширкәте баш сәркәтибе Джаспер Алигавес Татарстан хөкүмәте вәкилләре белән очрашты.
Сүзне башлап премьер-министр Рөстәм Миңнеханов иң элек кунакларга Универсиада үткәрүдә җиңүгә ирешкән өчен рәхмәт белдерде.
“Татарстан Универсиада өчен көрәшкәндә, Африка кыйдгасының тавышлары җиңүгә нык булышты. Шуңа күрә без үзебезнең рәхмәтләребезне белдерәбез. Угандагы сәфәр барышында, сез безне ачык йөз белән каршы алган идегез. Шуңа күрә, без дә, сезнең Татарстанга сәфәрегезне мөмкин кадәр нәтиҗәле итергә тырыштык, республиканың икътисадый мөмкинлекләре белән таныштырдык”, диде Рөстәм Миңнеханов.
Аның фикеренчә, бүгенге көндә Уганда белән Русия арасында икътисадый элемтәләр юк дәрәҗәсендә. Бу очрашуны исә премьер-министр, ике ил арасындагы яңа бизнесның тууына сәбәпче була алырлык чара, ди.
“Бүгенге көндә Русия белән Уганда арасында икътисадый элемтәләр нык булмаган вакытта, безнең яңа уртак эшләргә алынырга мөмкинлегебез бар. Көннән-көн Уганда да “Татнефть” ширкәте үз көчен арттыра. Бүгенге көндә аның Ливия, Сириядә вәкилчелеге бар. Әмма безгә бүген Африкада нефть табу һәм эшкәртү нечкәлекләрен белгән төпле хезмәттәш кирәк. Соңрак бу өлкәдән машина, боралаклар төзелешенә күчсәк тә булыр иде. Иң мөһиме безнең элемтәләр кыска вакытлы түгел, ә озак елларга дәвам итсен иде”, диде Рөстәм Миңнеханов.
Әмма Русия белән Африка арасында икътисадый элемтәләр начар булса да, бүгенге көндә Русиянең эре ширкәтләренең ул якларга юнәлеш алуы күзәтелә, ди белгечләр. “Рус аллюминий”е эретү заводын сатып алган, “Норильский Никель” ширкәте алтын табу, “Лукойл” нефть чыгару белән шөгыльләнә. Татарстанның “Татнефть” ширкәте дә якын киләчәктә Уганда икътисад базарына керергә уйлый. Шунлыктан чит ил вәкилләре бу ширкәт белән дә танышты.
Икътисадтан тыш, Уганда вәкилләрен республикада яшьләр һәм спорт мәсьәләсе кызыксыну уятты. Сишәмбе узган очрашуда ике як тарафыннан физкультура, спорт өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында килешү дә имзаланды.
Элегрәк Африкадагы Уганданың икътисады фил сөякләре һәм тире сатуга нигезләнгән булган. 1970 елда Иди Әмин сәясәте нигезендә, Угандада инфляция 100%тан арта, ил крисиз кичерә. Бары тик 1990 елларда гына аның икътисады кабаттан торгызыла башлый. Әмма шулай да бүгенге көндә Уганданы алга киткән ил дип атап булмый. Аның икътисады күбесенчә шикәр, кәһвә, чәй җитештерүгә нигезләнгән.
Сәнәгатькә килгәндә Уганда табигать байлыкларына бай түгел. Биредә бераз цемент һәм машина җитештерәләр. Энергетика буенча Угандада әле дә 90% халык күмер куллана, юлларның да күп өлешендә асфальт җәелмәгән. Илнең еллык экспорты якынча 1 миллиард доллар тәшкил итсә, импорты 2 миллиард доллар дип исәпләнә. Әмма моңа да карамастан, белгечләр бүгенге көндә Уганданы инвестиция кертер өчен уңышлы ил дип саный.
XS
SM
MD
LG