Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мигрантлар акчасына пенсия


Казанда узучы халыкара конференция вакытында Урта Азия илләреннән алдан махсус белем биреп кенә Татарстанга эшкә җибәрү мөмкинлеге турында да сүз булды. Анда миграция белән шөгыльләнүче хөкүмәттән тыш оешма вәкилләре катнашты.

Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова фикеренчә, республикада укыту урыннары 70 мең. Уку йортларының барсы да диярлек белем алырга теләүчеләрнең соравы нигезендә генә укыта кебек. Мисал өчен, бүгенге көндә кәттә булган икътисад, юрист белгечлеге алай ук кирәк тә түгел. Аларга эш табуы да елдан ел кыенлаша. Әмма ата-аналар үзләренең балаларының әлеге белгечлекләрне алуын теләгәнгә, ягъни астан сорау булганга югары уку йортлары әзерләпме әзерли бирә.
Клара Таҗетдинова
“Мәгарифтәге сәясәт бөтенләй башка булырга тиеш”, ди Таҗетдинова. Эшче кулларга һәм инженерларга кытлык булмасын өчен республикага кирәк белгечләрне әзерләү бүген көн кадагында. Бу хакта хөкүмәттә дә сүзләр еш була. Һөнәр мәктәпләре дә җитәрлек. Тик бу мәсьәләнең тагын бер ягы бар - Татарстанда һәркем диярлек югары белем алырга омтыла.
Я укып киләләр, я монда һөнәр алалар
Шуңа күрә, чит илләрдән эшчеләрне Русиягә һәм Татарстанга җибәрүче дәүләтнеке булмаган оешма вәкилләре Казандагы конференция вакытында махсус мәктәп бетергән һөнәре булганнарны гына җибәрү, аларны Урта Азиядә, яисә Казакъстанда укыту мәсьәләре турында да фикер алышты. Аннан да кала, Татарстанга килгәннәрне кыска вакытлы белем бирү мәктәпләрендә укытып эшкә урнаштыру юлы барлыгы турында да әйттеләр.
Татарстан җитәкчелеге Мәскәүгә өстәмә эшче урыннар сорап мөрәҗәгать иткән иде инде. Быел министрлык белдерүенчә, республикага 14 мең ярым гына урын бирелгән. Ә 41 мең кешегә сорау бар. Елның яртысы, вакытлыча эшкә килүчеләрнең җәе узып барса да, Мәскәү җавабы күренми әлегә. Киләсе 2009 елда Татарстанга чит илләрдән 60 мең кешене чакырып эшләтергә исәпләре.
Мигрантлар мәсьәләсендә соңгы сүзне әйтү Мәскәү кулында булганга зур кыенлыклар туа. “Бәлки, төбәкләргә вәкаләтләрне күбрәк бирергә кирәктер. Әлегә бит бөтенесен: квотаны да, нинди һөнәрләр кирәген дә Русия хәл итә. Иң кимендә Мәскәүдән бирелгән квотага нинди эшче көчләр кирәклеген хәл итүне безгә калдырсалар да ярар иде”, ди Клара Таҗединова.
Миграция таләбе опера җырчыларына да киртә
Опера җырчылары, цирк артистлары белән дә Татарстанда соңгы вакытта кыенлыклар туа башлаган. Сәнгатькә чикләр юк дисәләр дә, якын һәм ерак илләрдән чакырылган артистлар Русиянең кайсы төбәгенә генә бармасын анда хезмәт рөхсәтен рәсмиләштерергә тиеш. Бүгенге көндә циркчыларның бер каладан икенче калага күчеп йөрүен, җырчыларның һәм биючеләрнең бер сәхнәдәге чыгышыннан соң башка бер төбәк башкаласындагы театрга чакырылуын искә алсак, миграция канунынының аларга нинди зур кыенлыклар тудыруын сүз белән белән генә әйтеп бетереп булмый, мөгаен.
Мигрантлар хисабына пенсия
Татарстан чит илләрдән мигрантлар чакырып, алга таба пенсия түләү кытлыгы туа калган очракта, аны булдырмый калу юллары турында да уйлана. Клара Таҗетдинова әйтүенчә, бүгенге көндә республикада 2,3 млн эшче көч бар. Ә 2010 елга республиканың үз халкы эчендә эшкә тотынучылар кимеп, пенсиягә чыгучылар артуга таба гына барачак.
Урта Азиядә һәм Русиядә тышкы миграция мәсьәләләренә багышланган халыкара конференция 21-22 июнь көннәрендә Казанда узды. Анда Татарстан рәсмиләре, Таҗикстан президенты хакимияте, Халыкара миграция оешмасы вәкилләре дә катнашты.
XS
SM
MD
LG